Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур оппозициясе Русия байрагы бәйрәмендә катнашудан баш тартты


Петербурның Петропавел ныгытмасында бүген Русия байрагы көне уңаеннан теләгән һәр кеше Русиянең иң зур байрагын ясауда катнаша ала. Шәһәр урамнарында битне байрак төсенә буяп, төрле уеннарда катнашып була.

Оппозиция быел бер чарада да катнашмый.

"Бәйрәм итәргә сәбәп юк. 22 август ул ГКЧП фетнәсен җиңгән көн, аны байрак көне буларак билгелиләр. Бүгенге көн иреклек һәм кеше хокуклары ягыннан күпкә мөһимрәк, бу өлкәдә исә әле бәйрәм итәргә иртә", диде Петербур оппозициясе җитәкчеләренең берсе Ольга Курносова.

Шәһәрдә шулай ук бәйрәмчә бизәлгән машиналар йөреше оештырылды.
XS
SM
MD
LG