Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татары мөселман мәхәббәте хакында фильм төшергән


Мөселман мәхәббәте хакында яңа фильм
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:17:06 0:00
йөкләү

Мөселман мәхәббәте хакында яңа фильм

Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез татар киносын үстерүгә алынган. Яшь иҗатчылар башлангычы белән “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” дип аталган фильм төшерелгән. Бу иҗат җимешенең режиссеры, продюсеры һәм сценарий авторы – Гаяр Нуриманов.

Гаяр Нуриманов – Нижгар өлкәсенең данлыклы Сафаҗай авылында туып-үскән егет. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Аның сүзләренчә, фильм төшерү идеясе кисәк килеп туган. Моңарчы Гаяр “Хатын-кызлар” исемле аудио диск чыгарырга өлгергән. Шул дискта 6нчы сан астында урнашкан язмага нигезләнеп видео төшерергә ниятли. Нуриманов фикеренчә, күп кеше мәхәббәтнең асылын аңлап бетерми, ә бу фильм ярдәмендә кеше чын хисләрне күрә ала.

Фильмны төшерү эшләре тулысынча бу егет җилкәсенә төшкән. Барлык вак-төяк процессларны оештыру, актерлар эзләү һәм хәтта актрисаның костюмнарын юып-үтүкләү дә Гаяр тарафыннан башкарыла. Сүз уңаеннан, актерлар социаль челтәрләрдә табылган. Фильмда кавышучы мәхәббәт парын Тимур Хәмитов һәм Римма Әлләмова уйный.

Гаяр Нуриманов
Гаяр Нуриманов
Төшерү өчен Мәскәү татарларына билгеле булган урыннар сайланган. Чертаново бистәсендә урнашкан “Кәүсәр” ислам үзәгендә балалар укыту эпизоды, “Казан Чәй Бар” кафесында төп геройларның очрашу мизгеле төшерелгән. Ә танышу сәхнәсе Мемориал мәчете тирәсендә бара. Гомумән алганда, фильм төшерү өчен өч ай вакыт киткән. Ә эшкәртү ике атна дәвам иткән.

Сценарий язу эшләре кыен булмаган, чөнки Гаяр кечкенәдән үк татар шигъриятенә гашыйк икән. Ул мәктәптә татар телен яратып укыган һәм туган тел кагыйдәләрен яхшы белә. Әле өстәвенә яшь башкаручылар өчен җыр текстлары язгалый. Гаярны фильмда сөйләүче ролендә күреп була. Сюжет язуда Мемориал мәчете имамы Илдар хәзрәт Гәлаветдинов ярдәм итә.

“Мәхәббәт темасын юкка гына сайланмадым, чөнки мәгълүмат чаралары бу теманы бик актив күтәрә, ләкин мин тамашачыларга чын, ихлас мәхәббәтне күрсәтергә теләдем. Мин аны ялгансыз, куркусыз һәм әдәпсезлектән арынган дип күз алдына китерәм. Фильмда төп персонаж – хиҗап кигән кыз. Ул да мәхәббәттән мәхрүм түгел, ул кызның да шушы зур шәһәрдә чын мәхәббәт таба алганын күрсәтәсе килде. Миңа калса, һәрберебезнең күңелендә чын мәхәббәт яши. Фильмда күрсәтелгән мәхәббәт илһамландырырга сәләтле”, дип сөйләде Гаяр Нуриманов.

Фильмны төшерү мизгелләре
Фильмны төшерү мизгелләре
Гаяр татар киносының киләчәге үзебезнең кулда дип саный. Тормышчан фильмнар төшерә башласак, татар киносының үз тамашачысы табылыр. Ә тамашачы табу киноиндустрия төзү өчен беренче адым. Бергәләшеп сыйфатлы кинофильмнар ясарбыз дип ышандыра яшь иҗатчы.

Мәскәү татарлары мәхәлләсе бу киноны төрлечә кабул иткән. Бик күп мактау сүзе яңгыраган, әмма шулай ук тәнкыйть тә җитәрлек. Бүгенге көндә YouTube хезмәтендә урнаштырылган фильм 25 мең мәртәбә каралган.

Фильмны төшерүчеләр татар һәм мөселман кинофестивальләрендә катнашырга тели. Ләкин ошбу чараларны оештыручылар белән элемтәләр булмаганга күрә, Гаяр әлегә бу мөмкинлектән мәхрүм. Яңа фильмнар төшерә башлагач, кино белгечләре игътибары барлыкка килер дип ышанасы килә.

Нуримановның киләсе проекты яшь башкаручы Марат Эксановның “Син – фәрештәм” җырына клип төшерү белән бәйле. Бүгенге көндә актерлар сайлау һәм оештыру эшләре бара. Шулай ук Гаяр Нуриманов тулы күләмле фильмга да алынмакчы була. Барысы да Ходай кулында ди ул.
XS
SM
MD
LG