Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "электрон дәреслекләр фонды" булдырыла


Яңа уку елыннан Казанда "электрон дәреслекләр фонды" булдырыла. Бердәм мәгълүмат базасы мәктәпләрдә булган дәреслекләрнең санын ачыкларга, артып калган дәреслекләрне җитмәгән уку йортларына җибәрүне оештыруны җиңеләйтәчәк.

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин бу яңалыкның бюджет һәм ата-аналар акчаларына экономия булачагын белдерде.

Шәһәрдә мәгариф системын электронлаштыру кысаларында башкаланың 94 мәктәбендә ашау өчен түләү карталар ярдәмендә башкарыла.

Шулай ук 1 сентябрьдән барлык мәктәпләрдә сыйныфларда электрон журналлар, укудан соңгы түгәрәкләргә электрон теркәлү булачак.
XS
SM
MD
LG