Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп Валерий Красильников билгеләнде


Казан шәһәренең эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп полковник Валерий Красильников билгеләнде. Элекке җитәкче Рөстәм Кадыйров ялда, дип хәбәр ителә.

Казанда югары юридик белем алган, Татарстанда чит ил ватандашлары белән бәйле наркомания, корал һәм башка төрле җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә эшләгән 41 яшьлек Красильников Казан идарәсенә Мари Иленнән кайта. Анда ул 2009 елдан бирле Мари Иле эчке эшләр министры урынбасары булып эшләде.

Мари Иленең элекке эчке эшләр министры Артем Хохорин бүгенге көндә Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсен җитәкли.
XS
SM
MD
LG