Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баланы мәктәпкә әзерләү күпме тора?


Русия буйлап ата-аналар улларын-кызларын мәктәпкә әзерләү өчен уртача 10 меңнән артык акча тота. Казанда күбрәк сарыф итүчеләр дә бар.

Ике малай әнисе Мөршидә Кыямова, башка бик күп татар ханымнары шикелле ук, бу көннәрдә баласын мәктәпкә әзерләде. Аның 7 яшьлек улы Ихтыяр Казанның 33нче мәктәбендә беренче сыйныфка барырга җыена.

Мөршидә Кыямова
Мөршидә Кыямова
Мөршидә Кыямова әйтүенчә, быел Казан мәктәпләрендә ата-аналар дәреслекләрне сатып алмаса да, эш дәфтәрләре өчен аларга үзләренә түләргә туры килгән. Мәсәлән, математика фәненнән Петерсон дәреслегенең эш дәфтәре өчен 1500 сумны мәктәпкә тапшырган. Бу әсбапны мәктәп үзе сатып алган, хәзер аның өчен ата-аналардан акча җыя.

Мәктәп киеме бик кыйммәткә төшмәде, ди Мөршидә ханым. “Безнең мәктәп чалбар һәм жилетларны күмәкләп бер җирдә тектерде, бу форма 1500 сумга төште, күлмәген үзебез алдык. Әллә ни зурдан кубып алмасаң, акча җиткезеп була инде. Минем уйлавымча, ир баланы мәктәпкә әзерләү өчен 10-12 мең сум кирәк”, ди ул.

Мөршидә Кыямова әйткәнчә, бу суммага тагын китап, дәфтәрләр сала торган мәктәп букчасы, спорт һәм аяк киемнәре керә. Шулай ук мәктәптә бассейн да булгач, Ихтыярга йөзү өчен дә кирәкле әйберләр алынган. Шулай ук балаларга рәсем ясау өчен альбомнар, буяулар, пумалалар, каләмнәр һәм башка шундый әйберләр алынган.

Мөршидә Кыямова, "1 сентябрьгә безнең малай әзер, чәчәк кенә аласы калды", ди. Белем көне алдыннан чәчкә бәйләмнәренең бәяләре күкләргә үрмәләү гадәте бар.

Шуңа күрә ата-аналар алда әйтелгән 10-12 меңгә чәчәк бәясен дә кушырга тиеш була. Әмма Кыямовлар бу очракта акча тотмаячак. Мөршидә ханым әйткәнчә, алар чәчкәне бакчада җәй буе үзләре үстергән.

“Улым укытучыга дип махсус җәй буе чәчәкләргә үзе су сипте”, ди ул.

Мәктәпкә әзер дип әйтеп булса да, ана улының беренче белем көнен барыбер дулкынлану белән каршы ала.

“Беренче улымны мәктәпкә җыеп җибәрү авыррак булды, матди яктан да, рухи яктан да, без ул вакытта яшь гаилә идек. Хәзер инде тәҗрибә булгач, икенчесен мәктәпкә әзерләү җиңелрәк. Без матди яктан аякта ныклы басып торгач кына икенче улны алып кайтырга җөрьәт иткән кешеләр, шуңа икенче ул кадерле, аңа гына тотарлык акчабыз бар, аллага шөкер”, ди ул.

Кайбер мәктәпләрдә мәктәп формасы 4 мең сумга төшкән, әле аңа өстәмә алмашка берничә ак күлмәк алырга кирәк. Мөршидә Кыямова санап үткән әсбапларга һәм киемнәргә өстәмә итеп, башка мәктәпкә баласын бирүче ата-анага физик күнегү дәресләре өчен чаңгы, урамда шөгыльләнү өчен кышкы спорт костюмын да сатып алу кирәк булачак.

Бигрәк тә баерак ата-аналарның балалары җыелган сыйныф булса, кешеләргә "улым-кызым кешедән ким булмасын" дип кыйммәтрәк әйберләр алырга туры килә. Шулай итеп, баланы мәктәпкә җыю суммасы 10-12 меңнән күпкә артып китәргә дә мөмкин. Кайбер банклар бу максатка махсус кредитлар тәкъдим итә башлады.

Superjob.ru порталы Русиянең барлык федерал бүлгедә тикшеренү үткәргән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, мәктәп яшендәге балалары булган русиялеләрнең өчтән бер өлеше баласын мәктәпкә әзерләр өчен 10 мең сумнан күбрәк акча тота. Калган кешеләр, "мәктәпкә әзерләр өчен азрак сумманы сарыф иттек, дип җавап биргән.

Сораштыруда 1600 кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG