Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия "колы" чит ил патшасыннан баерак


Дөньяның кайбер иң бай илләре җитәкчеләренең тормыш рәвеше Русия президентыныкы белән чагыштырганда күпкә тыйнаграк.

Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцов президент Владимир Путинның артык купшы тормыш рәвешен сурәтләүче “Галерадагы кол тормышы” исемле хисабын тәкъдим иткәндә Русиядәге президент утырмалары санын кайбер башка илләрнең җитәкчеләре карамагындагы сарайлар саны белән чагыштырган иде. Дөньяның кайбер иң бай илләре җитәкчеләре белән чагыштырганда Путинның тормыш рәвеше чыннан да уйландырырлык булып чыга. Путинның декларациядә күрсәтелгән керемнәре башка илләр җитәкчеләренекеннән кимрәк булса да, Немцов хисабына караганда, Русия президенты өчен тотылган чыгымнар башка илләрдәгедән күпкә артыграк булып чыга.

АКШ

АКШ президентының еллык хезмәт хакы 400 мең доллар. Моннан тыш аңа чыгымнарны каплау өчен 50 мең доллар өстәмә акча түләнә. Аның ике утырмасы бар: даими эш урыны - Ак йорт һәм Мэриленд штатындагы Кэмп-Дэвид. Очкычларга килгәндә, АКШ президентын йөртә торган Air Force One хезмәтендә Boeing 727-200B шәкелендәге, президентка яраклаштырылган ике очкыч бар. АКШ президентына шулай ук берничә дистә боралактан торган Marine One хезмәт күрсәтә. Элек АКШ президентының бер яхтасы булган, әмма Джимми Картер чорында аны сатып җибәргәннәр.

Германия

Германия президентының еллык хезмәт хакы 199 999 евро. Президентның төп утырмасы - Берлиндагы Бельвю сарае. Аның шулай ук Бонндагы Һаммершмидт вилласы да бар.

Франция

Франция президентының еллык хезмәт хакы 162 624 евро. Николя Саркози чорында 231 972 евро иде. Президентның рәсми утырмасы - Париждагы Елисей сарае. Моннан тыш президент кайвакыт илнең көньяк-көнчыгышындагы утрауда Форт де Бригансон биләмәсендә ял итә. Рамбуйе һәм Марли сарайларында рәсми очрашулар уза. 2009 елда Франция парламенты президентны йөртү өчен Airbus A330-200 очкычы сатып алу карарын хуплады.

Италия

Италия президентының еллык хезмәт хакы 230 мең евро. Президентның төп эш урыны Римдагы - Квиринтал сарае. Шулай ук Рим янындагы Кастель Порциано биләмәсе һәм Неапольдәге Росбери вилласы да бар.

Британия

Британ монархының хезмәт хакы юк. Патшабикә чыгымнары җәмәгать фондларыннан түләнә. 2011 елда ул чыгымнар 31,1 миллион фунт (4 миллион евро чамасы) булган. Бу акча сарайларны хезмәтләндерүгә, хезмәткәрләргә һәм транспорт чыгымнарына (шул исәптән боралакка һәм патша поездына, очкычлар арендага алына) тотыла. Патша утырмалары өч төркемгә бүленә: рәсми, хосусый милек һәм арендага алынган милек. Патшабикәнең Букингем сарае, Виндзор сарае, Һолируд сарае, Балморал сарае, Сандриһем сарае, Сант Джеймс сарае, Кларенс-һаус, Кенсингтон сарае бар.

Русия

Русия президентының еллык хезмәт хакы 3 661 765 сум (91 370 евро). Кремльдән тыш аның карамагында тагын 20 утырмасы бар. Президентка 43 очкыч, 15 боралак хезмәт күрсәтә. Президент эшләре идарәсе карамагында 700-ләп машина бар. Путинның кул сәгатьләре барлыгы 22 миллион сум белән бәяләнә.
XS
SM
MD
LG