Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумына яңа рәис сайланды

Тәбриз Яруллин (c) Рөстәм Миңнеханов белән "серләшә"

Казанда дәвам итүче V Бөтендөнья татар яшьләре форумында яңа рәис сайланды. Бүгенге көннән бу вазифа “Татар иле” социаль челтәре мөдире Тәбриз Яруллинга йөкләнә.

Форумның элекке рәисе Руслан Айсин да форум эшчәнлегеннән читтә калмаячак. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, Айсин яңа җитәкчегә ярдәм итеп торачак.

Тәбриз Яруллин вазифасы раслангач, аның урынбасарлары да билгеле булды. Бу вазифаны дөньяның өч төрле почмагында яшәүче татарлар башкарачак. Европа татарлары берлеге рәисе, Латвиядан килгән делегат Олег Шәрипов Европа өчен җаваплы, Казакъстанның Семипалатински шәһәреннән Җәлил Ахунҗанов Азия яклары өчен хисап тотачак, ә моңарчы форумның җаваплы сәркатибе булып торган Гөлназ Бәдретдин Русиядә эш алып барыр дип көтелә. Алар барысы да рәис урынбасары итеп расланды. Руслан Айсин тәкъдиме белән Татарстан буенча җаваплы координаторлар да билгеләнде.

Шулай ук форум шурасы да сайланды. Бу исемлеккә 40тан артык делегат тәкъдим ителгән иде. Иң зур уңыш итеп Башкортстан татарларының актив катнашуын әйтеп китәргә кирәктер. Аларның өч делегаты шурага кертелде. Гадәттәгечә, шурада күпчелекне татарстаннар алып тора.

Яңа шура декабрьдә Казанда үтәчәк Бөтендөнья татар конгрессы җыенында очрашырга сүз куешты.

Тәбриз Яруллин 1986 елның 21 сентябрендә Әтнә районы Ары авылында дөньяга килгән. 1990 елдан Казан шәһәрендә яши, Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясен тәмамлагач, Казан дәүләт химия-технология институтында белем ала. Моннан тыш, читтән торып Русия Ислам Университетында укый. Өйләнгән.

2007 елда Татар конгрессында баш референт булып эшли башлый. 2010 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары итеп сайлана. 2012 елда “Татар иле” социаль челтәренең баш мөдире итеп билгеләнә.

Яшьләрнең яңа лидеры социаль челтәрләрне актив кулланучы буларак танылды. Twitter, Facebook, Vkontakte кебек сәхифәләрдә аның аккаунты бар. Мәсәлән, Twitter сәхифәсендә ул @Tabrizzz дип теркәлгән.

Форум эше ахырына якынлаша. Башка еллардан аермалы буларак, бу форум татар телендә алып барылу белән истә калды.

Делегатлар 30 августта Татарстан суверенитеты бәйрәмендә катнашканнан соң, 31 августта өйләренә юл алачак.

V Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Форум кунаклары
1/16 Форум кунаклары
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучылар
2/16 Форумда катнашучылар
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тәбриз Яруллин
3/16 Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тәбриз Яруллин
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форум кунаклары: Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Исхаков
4/16 Форум кунаклары: Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Исхаков
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Рөстәм Миңнеханов
5/16 Рөстәм Миңнеханов
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучылар
6/16 Форумда катнашучылар
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучы
7/16 Форумда катнашучы
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучылар
8/16 Форумда катнашучылар
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров
9/16 Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Разил Вәлиев
10/16 Разил Вәлиев
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучылар
11/16 Форумда катнашучылар
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучылар
12/16 Форумда катнашучылар
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучылар
13/16 Форумда катнашучылар
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Нурмөхәммәт Хөсәенов һәм Рәфис Борһанов
14/16 Нурмөхәммәт Хөсәенов һәм Рәфис Борһанов
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучылар
15/16 Форумда катнашучылар
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Форумда катнашучылар
16/16 Форумда катнашучылар
28 августта Камал театры бинасында V Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтте. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG