Accessibility links

Казандагы фатирда ике хатынны үтерүдә шикләнелүче тотылган


Игорь Данилевский
Игорь Данилевский

Тикшерүчеләр Казандагы фатирда ике хатынны үтереп диварга "Free Pussy Riot" дип язып киткән кешенең тотылуын белдерә.

Казандагы ике хатын үтерелгән бер фатирның диварында “Free Pussy Riot” язуы табылу турындагы хәбәрне провокация дип кабул итү дулкыны күтәрелүгә, бу үтерүләрнең Pussy Riot тарафдарлары эше дә, хакимият провокациясе дә булмавы ачыкланды.

Азатлык радиосына Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе вәкиле Андрей Шептицкий әлеге коточкыч җинаятьне кылуда шикләнелүче кешене җомгага каршы төндә тоткарлавын белдерде. Тикшерүчеләр әйтүенчә, үтерелгән 38 яшьлек Лилия белән кайчандыр бергә укыган Игорь Данилевский диварга ул сүзләрне тикшерүчеләргә эз бутау өчен язып калдырган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Данилевский үз гаебен инде тулысынча таныган.

Үтерүнең сәбәпләре акча һәм шәхси мөнәсәбәтләр белән бәйле диелә. Тикшерү комитеты Данилевскийның Лилия белән яхшы мөнәсәбәттә булуыннан файдаланып үз бурычларын каплау өчен Лилия исеменә берничә йөз мең сумлык кредит алганлыгын белдерә. Әмма ул бурычын кайтара алмаганга Лилиягә гашыйк булганлыгын аңлатып аңа өйләнергә җыенуын әйткән, бергә көньякка ялга барырга вәгъдә иткән, тик сәфәрне кичектерү турында белдергәч, үзара низаг чыгып, Данилевский ярсыган хәлдә Лилияне дә, аның әнисен дә үтергән һәм тикшерүчеләрне башка юлдан җибәрү өчен диварга кан белән язу калдырган диелә.

Тикшерүчеләр шулай ук Данилевский үтерүләрдән соң әлеге фатирдан урлап алып киткән 100 мең сум акчаның да, ике мобиль телефонның да табылуын белдерә.

Шулай итеп, Урыс православ чиркәвенең һәм Кремль яклы хәрәкәтләрнең бу үтерүләр өчен Pussy Riot тарафдарларын гаепләве дә, бу хакимиятнең Pussy Riotка каршы провокациясе дип шикләнүләр дә нигезсез булып чыга кебек.
XS
SM
MD
LG