Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике мәет янында “Free Pussy Riot” язуы табылган


Диварга язылган язу
Диварга язылган язу

Казандагы бер фатирда үтерелгән аналы-кызлы ике хатын янында диварга кан белән “Free Pussy Riot” дип язганнар.

Казандагы бер фатирда үтерелгән аналы-кызлы ике хатын янында диварга кан белән “Free Pussy Riot” (Pussy Riotка ирек) дип язып калдырганнар. Бу турыда Русия тикшерү комитеты белдерә.

76 яшьлек Фәридә исемле хатынның һәм аның 38 яшьлек Лилия исемле кызының мәетләре Казанның Фучик урамындагы бер йортта чәршәмбе кичендә табылган. Алар икесе бер фатирда яшәгән булган.

Тикшерүчеләр шулай ук үтерүченең бик рәхимсез булганлыгын, мәетләрнең танымаслык хәлгә җиткерелгәнлеген белдерә. Үтерүче аларның һәрберсенә пычак белән дистәләрчә мәртәбә кадаган.

Алар 24-26 августта үтерелгән булырга тиеш диелә. Мәет исен сизеп күршеләре полициягә чәршәмбе көнне кичкә таба гына шалтыраткан.

Фәридә беркайда да эшләмәүче пенсионер булса, аның кызы Лилия якындагы бер кибеттә эшләгән.

Тикшерүчеләр хәзер фатирдан нәрсәнең дә булса урланган булу-булмавын ачыкларга тырыша.

Бу үтерүләр сәбәпле Тикшерү комитетының Татарстан бүлеге җинаять эше ачты.

Үтерүченең Pussy Riotны яклаучылар белән бәйләнеше булу-булмавы әлегә билгеле түгел. Тикшерүчеләр исәпләвенчә, коридор диварындагы язу тикшерүчеләргә эз бутау өчен калдырылган булырга да бик мөмкин.

Тикшерү комитетының Татарстан бүлеге башлыгы ярдәмчесе Андрей Шепитицкий әйтүенчә, үтерүченең акылдан язган кеше булу яки җинаять кылганда наркотиктан исергән хәлдә булу мөмкинлеге дә тикшерелә. Шул ук вакытта аның Pussy Riot тарафдары булу мөмкинлеген дә тикшерәчәкләр.

Pussy Riot төркеменең адвокаты Николай Полозов бу үтерүләрне “кабәхәт, пычрак провокация” дип атады.

Полозов бу хәлгә кызганыч белдереп төркем тарафдарларының нигездә тыныч протестлар белән генә чикләнүенә басым ясады һәм Pussy Riot төркеме эшендә моңарчы көч куллануларның бары тик төркемгә каршы көчләр тарафыннан, Pussy Riotны яклаучыларның киемнәрен ертып алучылар тарафыннан гына булганлыгын әйтте һәм үтерүченең тиздән тотылып җавапка тартылуына өметләнүен белдерде.

Казандагы “Агора” хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков Казанда Pussy Riotны яклау хәрәкәтенең ул кадәр көчле булмавын, республика җәмәгатьчелегенең төп игътибары мөселман җитәкчеләренә булган һөҗүмнәргә юнәлгәнлеген әйтә.

“Мәскәү Һельсинки төркеме” җитәкчесе Людмила Алексеева да Казандагы бу үтерүләрнең Pussy Riot тарафдарлары эше булуына ышанмый һәм моны провокация дип исәпли.

Бу җәнҗаллы җинаятьтә урыс чиркәвен яклаучыларның түгел, ә татар кешеләренең үтерелүе дә бик сәер. Моңарчы Pussy Riotка бәйле каршылыкларда православ чиркәү җитәкчелеге тарафдарлары белән чиркәү җитәкчелеген пычрак сәяси уеннарда катнашуда гаепләүчеләр һәм шәхес иреген дин белән чикләүгә каршы чыгучылар гына катнаша иде.

Казанда ике мәет янында “Free Pussy Riot” язуы табылган
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Русия ислам комитеты рәисе Хәйдәр Җамал: “Бу ачыктан-ачык ментлар провокациясе. Моның Pussy Riotка каршы булуы, ягъни махсус хезмәтләрнеке булуы аңлашыла. Тәре кисү эпидемиясе дә көч структуралары кушуы белән эшләнгән. Күрәсең, кемдер артыгын тырышып ташлагандыр, чөнки моның Pussy Riot тарафдарлары эше булуына ышану бик авыр, монда аның ментларга бәйле булуы зур басма хәрефләр белән язылган", ди.

Толоконникованың ире Петр Верзилов та Казандагы бу үтерүләрне “Русия хакимиятләренең коточкыч провокациясе” дип атады. Верзилов “Газета.ру”га “Диварга кан белән мондый язулы бу җинаять бик кыргый һәм коточкыч... Русия хакимияте бар нәрсәне бик тупас, ямьсез эшләргә ияләшкән. Шуңа күрә бу язу махсус хезмәтләргә бәйле дигән шикләр бик зур. Моның тагын кемгә файдалы булуын күз алдына китерә алмыйм”, дип белдерде.

Верзилов фикеренчә, Казандагы бу үтерүләр Pussy Riotны яклаучыларга тап төшерү өчен махсус эшләнгән.

Кайбер күзәтүчеләр исә дивардагы язуны үтерүче язмаган булырга да мөмкин, ди.

Казандагы үтерүләр турындагы хәбәр белән бер үк вакытта Петербурда да пычак белән берничә мәртәбә кадап үтерелгән кеше мәете табылуы мәгълүм булды. Аның йөзен икона белән каплап киткәннәр.
XS
SM
MD
LG