Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riotны яклаучылар Казанда да урамга чыкты


Казанда Pussy Riotны иреккә чыгару таләпләре яңгырады
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00
йөкләү

Мәскәүдә Pussy Riot панк төркеме әгъзалары хөкем ителгәндә дөньяның 40лап шәһәрендә аларны яклап урам җыеннары узды.

17 августта Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе Pussy Riot панк төркеме кызларына хөкем карары чыгарды.

Мария Алёхина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевичка икешәр ел колония җәзасы билгеләнде.

Хөкемдар Марина Сырова, февраль аенда төркем җырчыларының Коткаручы Гайсә чиркәвендә “Путинны куарга чакырган” гыйбәдәт-чыгыш алдан планлаштырылган гамәл иде, дип белдерде.

Хөкем карары чыгарылганда чыгыш вакытында чиркәүдә булмаган, соңыннан аны видеода гына күргән кешеләрнең әйткәннәре дә исәпкә алынган.

Мәскәүдә Pussy Riot панк төркеменә карата хөкем карары игълан ителгән урынга, Хамовнический мәхкәмәсе янына күп кеше килде.

Җыелганнарның күпчелеге чиркәүдә Путинга каршы панк ялвару белән чыгыш ясаган әлеге төркем кызларын азат итәргә чакырды. Үзләрен "православ активистлар" дип атаучы азсанлы бер төркем Pussy Riot әгъзаларына бик кырыс җәза бирүне сорады. Полиция Pussy Riotны яклаучы берничә кешене тоткарлады.

Мәхкәмә янында Pussy Riotны яклаучылар тоткарланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00
йөкләү


Бу көндә дөньяның 40лап шәһәрендә, шул исәптән Казанда да Pussy Riot панк төркемен яклап урам җыены узды. Катнашучыларның төп шигаре: Pussy Riot төркеменә прокурор таләп иткән җәза кызлар кылган гамәлгә туры килми, аларны иреккә чыгарырга кирәк.

Казандагы чараны Халык иреге фиркасе (ПАРНАС) һәм Пират фиркасе оештырды. “Без Pussy Riot төркеменең чыгышын хупламыйбыз, әмма аларны моның өчен хөкем итүгә каршы”, диде ПАРНАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсел Шәмсетдинов.

Катнашучылар 15ләп булды, калганнары журналистлар, полиция, экстремизм белән көрәшү бүлеге вәкилләре, узып баручылар. Чара җирле хакимият белән килештерелгән иде.

Чарада кызыклы күренеш күзәтелде. Татар милли хәрәкәте активистлары, аерым алганда Азатлык берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин Pussy Riotны якларга чыккан булса, урыс милләтчеләре әлеге чарага каршылык белдерде. Казан ватандашлар берлеге җитәкчеләренең берсе Михаил Шаров Pussy Riot төркеменең чиркәүдә Русияне Владимир Путиннан коткаруны сорап панк ялвару белән чыгыш ясавын “кабахәт гамәл” дип атады. “Я русский” дип язылган футболка киюче яшь егетнең сүзләренчә, Pussy Riot төркеме – урыс халкының дошманы булып тора. “Без мондый чараларга каршы”, дип белдерде Михаил Шаров.

Шаров шулай ук чарада татар активистларының катнашуына да каршылык белдерде. “Монда “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре нишли? Алар бит Русиягә каршы”, ди ул. “Казан оппозиционерларының татар милләтче-сепаратистлары белән берләшүе – бик күңелсез күренеш”, дип белдерде урыс активисты. Шулай да чарада аңа теләктәшлек белдерүче булмады.

Бауман урамыннан узучылар арасында чараны хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә булды.

Элекке журналист Абдулла Дубин, ул кызларга хөкем итү түгел, үлем җәзасы кирәк, дип әйтте.

Узып баручы өлкән бер ир, исемен әйтмичә генә, “мондый яклау чараларын оештыручылар бернигә дә ирешмәячәкләр. Путин бандасы бик көчле”, - дип белдереп китеп барды.

XS
SM
MD
LG