Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан бәйсезлекнең 21 еллыгын билгели


Кыргызстан бәйсезлек көнен бәйрәм итә
Кыргызстан бәйсезлек көнен бәйрәм итә
Кыргызстанда бүген Бәйсезлек көне билгеләнә. 1991 елның 31 августында республиканың Югары шурасы Кыргызстанны бәйсез, суверен һәм демократик дәүләт дип игълан итте.

Президент Алмазбәк Атамбаев 21 ел эчендә Кыргызстанның башка күп кенә дәүләттән артта калганын белдерде. Президент халыкны канун бозуга юл куймаска, хакимиятне үз кулына алырга теләүчеләргә ирек бирмәскә чакырды.

Кыргызстан бүгенге көндә сәяси кризиста. Хакимияттәге коалиция таркалды, хөкүмәт таратылды. Президент күпчелектә булган Социал-демократик фиркагә яңа хөкүмәт төзергә кушты.
XS
SM
MD
LG