Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан президенты Будапештта әрмәнне үтергән азәрине ярлыкады


Рамил Сәфәров бүген Бакуда
Рамил Сәфәров бүген Бакуда
Маҗарстан әрмән офицерын үтергән азәри лейтенанты Рамил Сәфәровны Азәрбайҗанга тапшыргач та президент Илһам Алиев аңа ярлыкау белдерде.

2006 елда Маҗарстан мәхкәмәсе Сәфәровны 2004 елда Гурген Маркарянны үтерүдә гаепләп гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Мәхкәмәдә азәри офицеры Маркарянны милләтара нәфрәттән үтерүен белдергән иде.

2004 елның 19 февралендә Будапештның хәрби тулай торагында Сәфәров Маркарянны балта белән үтергән. Алар икесе дә НАТОның "Тынычлык өчен хезмәттәшлек" исемле программасы кысаларында Маҗарстанның саклану университеты оештырган инглиз теле курсларына килгән булган.
XS
SM
MD
LG