Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия башкаласындагы шартлауда яраланучылар бар


Сүрия башкаласы Димәшкнең Җарамана өлешендә шартлау булды. Анда күпчелеге христианнар һәм друзлар яши. Яраланучылар арасында хатын-кызлар һәм балалар да булуы хәбәр ителә.

Халыкара Кызыл Хач комитеты башлыгы Петер Маурерның бүген Сүриягә өч көнлек сәфәре башлана. Сишәмбе көнне ул президент Бәшәр Әсад белән очрашачак дип белдерелә.

Димәшк, гыйсьянчыларга читтән ярдәм тукталса гына, Сүриядә яңа халыкара илче Лахдар Браһиминың тынычлык урнаштыру тырышлыгы нәтиҗә бирергә мөмкин, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG