Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда күпләрнең “Яктылык”та белем аласы килә


"Яктылык" мәктәбенең яңа мөдире Радик әфәнде Газизов сөйли
"Яктылык" мәктәбенең яңа мөдире Радик әфәнде Газизов сөйли

Самарда быел ике мәктәпне кушып бергә калдыру очраклары булды. Көчле конкуренция шартларында татар мәктәбен саклау тагын да кыенлаша бара. Мәктәп җитәкчеләре, татар милли хәрәкәте юлбашчылары, Самар өлкә мөфтияте бердәм булып “Яктылык” татар мәктәбенең дәрәҗәсен үстерү юнәлешендә көч куялар.

Һәр сентябрь мәктәпләр өчен зур сынау. Бала санына карап акча бирелгәнлектән, мәктәп мөдирләре балалар тупларга көч куялар. Нәтиҗәсе озак көттерми. Дүрт йөз балага исәпләнгән мәктәптә бүген биш йөзгә якын бала белем ала. Соңгы елларда беренче сыйныфка килүчеләр саны артканнан-арта бара. Быел 50 бала кабул иткәннәр. Бу өч сыйныф дигән сүз. Ләкин дә теләүчеләр күп булган, урын булмау сәбәпле генә 50гә тукталганнар.

Быелгы белем көне “Яктылык” өчен аеруча истәлекле. Мәктәп мөдире итеп шул мәктәптә укытып зур уңышларга ирешкән Радик Газизов “Яктылык” мәктәбенә җитәкче итеп билгеләнде.

Тантаналы җыелышка беренче мөдир Харидә ханым Дашкина да килгән иде һәм бик матур истә калырлык чыгыш ясады. Халыкның дөрләтеп кул чабулары Хәридә ханымның куйган хезмәтен олылау итеп кабул ителде.

“Яктылык” мөдирләре: Харидә Дашкина, Радик Газизов, Дания Әбдрәхимова
“Яктылык” мөдирләре: Харидә Дашкина, Радик Газизов, Дания Әбдрәхимова
Соңгы өч елда мөдир булып Дания ханым Әбдрахимова эшләде. Ул мәктәпне яңа биеклеккә күтәрә алды. Быел ул үзе теләп бу вазифаны Радик Газизовка тапшырды.

Радик Газизов департаментта,мәгариф министрлыгында эшләгәндә дә мәктәптә дәресләр бирүне туктатмады. Күрәсең, шуңа да ул балаларның сөйкемле сөягенә әйләнгәндер. Радик әфәнде үзенең чыгышын ирләрчә кыска тотты.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин татар һәм урыс телләрендә балаларга да, ата-аналарга да кирәк вәгазьне җиткерде. Урысча сөйләүнең дә мәгънәсе бар. Кайбер гаиләләрдә балалары татарча сөйләшсә дә, ата-аналары бу байлыктан мәхрүмдер.

Милли-мәдәни мохтарият рәисе Рифкат Хуҗин
Милли-мәдәни мохтарият рәисе Рифкат Хуҗин
Самар татар милли хәрәкәтендә милләтне алга өндәүчеләр үзләре дә татар телен камил үзләштерергә көч куялар. Бу юнәлештә Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рифкат Хуҗин аеруча бер үрнәк булып тора. Ул аудиторияне яхшы күзаллый, халыкның игътибарын үз боҗрасында тота белә. Ата-аналар һәм балалар Рифкат әфәндене сулыш алмый тыңладылар.

Тантанага кадәр мәктәп йорты тулы ата-аналар белән аралашып өлгердек. “Ни өчен балагызны “Яктылык”ка китердегез?” дигән сорауга кайтарылган җавапларны кыскартып болай әйтергә була:

“Яктылык” мәктәбендә беренче уку көне
“Яктылык” мәктәбендә беренче уку көне
– Биредә тәртип яхшы.

– Тәрбияне татар гореф гадәтләре нигезендә алып баралар.

– Балалар динебез исламга якынаялар.

– Укытучылар бик таләпчән. Үз балаларын тәрбияләгәндәй тәрбиялиләр. Башка мәктәпләрдә укып “сүтелә” башлаган укучыларны да ата-аналары балаларын "төзекләндерергә" “Яктылык”ка китерәләр икән.

Яңа уку елына мәктәп сипләнгән, яңа асфальт җәйгәннәр. Тантанага эшмәкәрләрнең күпләп килүе дә, байларыбызның милли мәктәпкә битараф булмавына ишарә.
XS
SM
MD
LG