Уфада узган төндә төшәргә җыенган Ту-204 очкычы пилотларына лазер нуры юнәлтелгән.
Башкортстан хокук сакчылары, яшел төстәге нур Мәскәүдән Уфага килүче очкычка юнәлтелгән, дип белдерә. Очкыч имин төшеп утырган. Бу нур Уфа тирәсендәге Булгаково авылыннан җибәрелгән булырга мөмкин дип фаразлана. Зыян салырга теләүчеләр эзләнә.
Август ахырында Мәскәүдән Уфага килүче бер очкыч белән мондый хәл булган иде инде.