Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы: Лондон “Магнитский исемлеген” кертүне кире кага


Бөекбритания тышкы эшләр министрлыгы “Магнитский исемлегенә” кергән рус түрәләренә виза чикләүләрен кабул итү турындагы мәгълүматны кире кага.

Бу хакта “Интерфакс”ка Русия тышкы эшләр министры урынбасары Владимир Титов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Бөекбритания министрлыгы вәкилләре Лондонның Мәскәүдәге илчелегәнә “Магнитский исемлеген” тапшыру турындагы мәгълүматны расламый. 60 рус түрәсе кергән һәм АКШта әзерләнгән исемлекне кабул итү турында элегрәк The Sunday Times газеты хәбәр иткән иде. Инглиз басмасының хәбәренә күрә, әлеге шәхесләргә Бөекбританиягә керергә рөхсәт бирмәскә киңәш ителгән.

Исемлеккә Hermitage Сapital хокукчысы Сергей Магнитскийның Мәскәүдә тикшерү изоляторында үлүенә катнашы бар дип шикләнелгән түрәләр кертелгән. Аны 2010 елның апрелендә американ сенаторы Бенджамин Кардин төзегән иде.

Сергей Магнитский 2008 елның ноябрендә дәүләт бюджетыннан зур күләмдә урлау турында хәбәр иткәч, салым түләүдән качуда гаепләнеп кулга алына. 2009 елның ноябрендә ул Мәскәүдә тикшерү изоляторында үлә.
XS
SM
MD
LG