Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хохорин: "Түбән Камада сәләфилек нык сизелә"


Артем Хохорин чыгыш ясый, Түбән Кама, 3 сентябрь
Артем Хохорин чыгыш ясый, Түбән Кама, 3 сентябрь

3 сентябрьдә Түбән Камада җирле депутатлар шурасының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда бу төбәктә терроризм һәм дини экстремизмга каршы тору юллары турында сүз барды.


Әлеге сессиядә Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның, Татарстан президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратовның катнашуы чарага җитди төсмер бирүне күрсәтәдер. Җыелышка Түбән Кама шәһәре һәм районы депутатлары, имамнар, чиркәү әһелләре, иҗтимагый оешма вәкилләре дә чакырылган иде. Сөйләшүдә Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев тә катнашты.

Сессияне Түбән Кама хакиме Айдар Метшин алып барды. Айдар әфәнде үз чыгышында традицион һәм традицион булмаган ислам дине арасында аерманың торган саен ныграк сизелә баруын әйтеп китте. Дин дәүләттән аерылган дисәләр дә, җәмгыятьтән аерылмаган, безнең бурыч – җәмгыять иминлеген тәэмин итү, диде ул.

Сессия алдыннан гимн яңгырый
Сессия алдыннан гимн яңгырый
Аннары сүзне Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин алды. “19 июльдә Татарстан диния назәрәте җитәкчеләренә карата җинаять кылучылар табылачак. Радикалларның тарафдарлары күп. Бу уңайдан Кукмарадагы, Бөгелмәдәге, Чистайдагы, Биектаудагы шартлауларны да искә алыйк. Соңгы дүрт елда 80ләп кеше хөкем ителде. Сәләфиләр хакимияткә килергә дә омтыла, Түбән Камада берәү үзен “әмир” дип игълан итте. Шәһәрнең 5нче мәктәбендә ваһһабчылык дәресләре дә алып барылган. Сигез түбәнкамалы хәзерге чорда Әфган-Пакстан чикләрендә сугыша. Түбән Камада сәләфилек чалымнары нык сизелә, вазгыять кызган. Әсхәт Сәфәровның сүзләрен кабатлыйм: йә без аларны, йә алар безне”, диде Хохорин әфәнде.

Шушы чыгыштан соң шәһәр мөхтәсибе Йосыф хәзрәт, Түбән Кама атакае Иоанн Бухенко үз сүзләрен әйтте. Каланың православ мәдәниятен үстерү буенча координацион шура рәисе Григорий Китанов чыгышында АКШны да искә алды. “1945 елда Даллес планын кулланма итеп алган Үзәк күзләү идарәсе Русияне сугыш белән җиңеп булмауны аңлады. Бу план гамәлгә куелды һәм безгә күп төрле секталар агыла башлады. Нәтиҗәсен күрәсез”, диде Китанов.

Марат Моратов Татарстандагы кайбер дини оешмаларның гарәп илләре тарафыннан финанслануын белдерде, Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендәге мәдрәсәне башка бинага күчерергә тәкъдим итте.

Сессиядән соң без анда катнашучылар белән әңгәмәләр кордык.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама имамы:

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
“Әйе, бу эшләргә зур игътибар бирүләре күренеп тора. Түбән Кама каласында яшьләр күп. Электән оешкан җинаятьчел төркемнәр, бандитлар җыелган шәһәр. Әлбәттә, Чаллыда да, Әлмәттә дә үз проблемнары бар. Менә безнеке дә уртага салып сөйләшенде, Аллага шөкер. Бу җыелуларның файдасы булыр.

Яшьләрнең традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне белмәве зур проблем. Менә безне мәктәпләрдә ун ел буена “Ленин бабай” дип өйрәттеләр. Безгә Курсавины, Мәрҗәнине күрсәтүче булмады. Киресенчә, муллалар надан дип тә өйрәттеләр. Хәзер яшьләрне акча санарга, чит телләргә өйрәтәләр. Ә татар телен, әдәбиятын гел киметәләр. Ун елда кертмәгән традицияне бер елда гына кертеп булмый. Хәзрәтләр дә аны бер елда гына кертә алмый. Проблем уртак. Мәдәният, мәгариф, мәчет белән барысын уртага салып сөйләшү файдалы булыр. Сессия карарында да бу хакта әйтелде.”

Хәлил Әюпов, Түбән Кама ТИҮе рәисе, шәһәр шурасы депутаты:

Хәлил Әюпов
Хәлил Әюпов
“Биредә дөрес сүзләр күп әйтелде. Ләкин ни өчен Түбән Кама сәләфилектә гаепләнә? Сәләфилекне күрсәтү өчен безнең шәһәрне сайлауга өстән күрсәтмә бирелгәндер. Бездә сәләфилек тә, ваһһабчылык та күренми. Татар халкы тыныч кына эшләп ята һәм бездә мондый сөйләшүләрне күтәрү аңлашылып бетми. Кемдер көрәшә икән, хак дәлилләр дә китерсен иде. Гаепләнүчеләрнең берсенең дә эшләре әлегә кадәр мәхкәмәгә барып җитмәде, расланмады. Аңлашылып бетмәгән шартлаулар, үтерүләр бар, аларның очы-кырые күренми. Йөзләгән мөселманны кулга алдылар, тентүләр булды. Аннан гаепләре юк дип чыгардылар. Бу нәрсә? Хокук органнары шулай начар эшлиме, шуны каплау өчен шундый операцияләр уздыралармы? Сораулар күп.

Бездәге җәмгыятьләрдә татулык, нигә гел Түбән Каманы шулай күтәрәләр, аңламыйм. Түбән Камадан җиде мөселман Әфган якларында сугыша дисәләр, Мәскәү якларыннан китеп сугышучылар тагын да күптер, ләкин бу хакта сүз юк. Бу кешеләргә генә сылтап безнең каланы ваһһабчылар оясы, дияргә җирлек юк.”

Разил Вәлиев, Татарстан дәүләт шурасы депутаты:

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
"Түбән Камадагы бу сөйләшү бик мөһим. Бүген дин, ислам тирәсендә ыгы-зыгы куптару мөселман өммәтенә, татар халкына, республика файдасына булган эш түгел. Ислам дөньясы бик четерекле мәсьәлә. Дин – ышану, намус, вөҗдан иреге дигән сүз. Моннан да нечкә нәрсә була алмый. Бу мәсьәләне сессияләрдә генә түгел, һәр урында уртага салып сөйләшергә кирәк. Бүген дә традицион ислам турында сүз күп булды. Нәрсә ул? Кемнәрдер XX гасыр башында булган җәдитчелек безнең традицион динебез булган, ди. Ә аңа кадәр булган меңъеллык ислам традицион булмаганмы? Гел сораулар туа. Дин һәм милләт мәсьәләсендә дә сорау туа. Кайбер динчеләр диндә милләт юк, ди. Коръәни Кәримнең үзендә язылган, “Мин сезне кавем-кавем итеп яраттым”, диелгән. Кавем дигәне – ыру, нәсел, милләт дигәне инде. Болар барысы да четерекле һәм аны һәркемгә аңлатырга кирәк. Шундый вазгыять тууга беренче чиратта дин өлкәсендәге наданлыгыбыз гаепле. Кемнәрдер ниндидер идеологиягә каршы көрәшәбез, ди. Бу көрәш кемнедер кулга алып, төрмәгә ябып кына хәл ителми. Идеяне, идеологияне төрмәгә ябып булмый.

Кешене ябып та, асып та, үтереп тә була. Ә идеологияне юк. Бер кешене утыртсаң, аның идеологиясе башкага күчә һәм көчәергә генә мөмкин. Шуңа кемнәрдер белән көрәшергә яки фикеребезне җиткерергә телибез икән, без бу мәсьәләне бар нечкәлекләре белән белергә тиеш. Гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә дин өлкәсендә искиткеч мәгълүматсыз. XVII-XIX гасырларда дин көчле булса да, мондый ыгы-зыгы булмаган. Чөнки һәр кеше диннең асылын, изгелеккә чакырган тәгълимат икәнен аңлаган. Бүген берни белмибез, белгәннәр дә тиешле дәрәҗәгә җиткерә алмый. Шуңа мәгарифтә дә диннең урынын тәртипкә салырга кирәк.

Икенчедән, дини оешмаларыбыз матди яктан авыр хәлдә. Аларга ярдәм кирәк. Әгәр без ярдәм итмибез икән, аларга кемдер ярдәм итәргә тиеш, ярдәм итәргә омтылып торачаклар. Кем матди ярдәм күрсәтә, аның сүзен тыңламыйча булмый. Бүген бар җәмәгатьчелекнең, республиканың игътибар үзәгендә дини оешмалар булырга тиеш. Без алар белән, алар безнең белән булсын”.


Түбән Кама депутатлары сессиясендә экстремизм һәм террор гамәлләрен булдырмау, каршы тору максатыннан күләмле генә карарлар кабул ителде һәм алар җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк.
XS
SM
MD
LG