Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивалендә фин татарлары фильмы күрсәтеләчәк


Һельсинки мәчете
Һельсинки мәчете

Һельсинки татарларының "Мәчеткә илткән юл" дигән документаль фильмы Казанда узучы VIII халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс програмына кергән.

“Һельсинки-Казан ничә мең чакрым моннан,
ерак араны якынайтып мин сиңа кайтам...”
дип җырлый хәзер Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә.

1980нче елларда Казанга килеп тамашачыны таң калдырган "Başkarma" төркеме, соңрак Дәнис Бәдретдиннең KGB (Kazan Gruppası Bädretdin) төркеменнән соң, фин татарларының чираттагы иҗат җимеше Казанга кайта, бу юлы музыка түгел, фильм рәвешендә.

Һельсинки татарларының мәхәллә имамы булып торучы Рамил хәзрәт Билалның "Мәчеткә илткән юл" дигән документаль фильмы Татарстанда узучы VIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс програмына кергән.

Быелгы кинофестивальгә 55 илдән 300-лап катнашу гаризасы килгән. Фестивальнең конкурс програмына 28 илнең 40 фильмы сайлап алынган. Шулар арасында Татарстаннан өч фильм һәм инде телгә алынган Финляндия татарлары фильмы да бар.

Рамил Билал фильмны Ригада Европа татар яшьләре фоумында тәкъдим итә
Рамил Билал фильмны Ригада Европа татар яшьләре фоумында тәкъдим итә
​"Фильм зур конкурска кергәнен ишеткәч бик куандым, чөнки бу безнең эшебезгә игътибар бирү димәктер. Фильмның төп максаты конкурска бару түгел. Без дәверләр hәм буыннар алышынуына шаhит булып торабыз. Әүвәлге буын кылган хезмәтне онытмас өчен, ул тәҗрибәне киләчәк буынга җиткерер өчен бу фильм ясалды. Әлбәттә, камералар профессиональ түгел, монтажын да үзем генә ясадым, ләкин бу беренче адым. Киләчәктә башка проектлар да көтә", дип сөйләде Азатлык радиосына үзе идея авторы да, үзе сценарист та, режиссер да Рамил хәзрәт.

"Фильм Һельсинки мәчетенең 50 еллык юбилеена багышланган. Без аны инде бәйрәм алдыннан үк төшерергә уйлаган идек, ләкин фильм бәйрәмгә өлгермәде. Мәчетнең юбилее 2010 елда узып китте, без аны соңрак күрсәттек", ди ул.

"Әлбәттә, йөз елдан артык Финляндиядә яшәүче татарларның мәчетләре моңа хәтле да булган, ләкин алар бөтенесе арендага алынган бүлмәләр генә урнашкан. Хәтта 1927 елда сатып алынган Альбертинкату урамындагы фатир да бер зур йорттагы бүлмә генә булган. Димәк, татарлар үз мәчетен төзү хыялы белән озак яшәгән. Бу фильмда нәкъ менә шуның турында сүз бара да", дип сөйли фильм авторы.

Рамил хәзрәт сүзләренә караганда, фильмны төшерү, әзерләү ел ярым вакыт алган. Моның бар чыгымнарын мәхәллә үзе каплаган, үз көчләре белән чыгарган.

"Мәчеткә илткән юл" фильмы җомга көнне, 7 августта 10.30-да "Родина" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Аны презентацияләү өчен Һельсинкидан Казанга Фәзилә һәм Шамил Насретдиннар да килгән. Киноны күрсәткәннән соң алар белән аерым очрашу да үтәчәк.

Фильм сентябрь аенда "ТНВ-Планета" каналында да күрсәтелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG