Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Питтсбург татарлары белән очрашты


 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Питтсбург шәһәрендә яшәүче татар яшьләре белән
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Питтсбург шәһәрендә яшәүче татар яшьләре белән

3-5 сентябрь көннәрендә президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе рәсми сәфәр белән Американың Питтсбург шәһәрендә булды. Татарстан президенты анда яшәүче татар яшьләре белән дә очрашты.

АКШка сәфәре барышында Татарстанда халыкара мәгариф үзәген ачу турында сөйләшүләр башлаганчы президент Рөстәм Миңнеханов Питтсбург шәһәрендә яшәүче татар яшьләре белән очрашты. Татарстан вәкиллегенең килүе билгеле булгач та, андагы татар яшьләре - Илмир һәм Регина Әхмәтҗановлар, Илнар Фатыйхов, Рамил Кунаккулов Татарстан җитәкчесе белән очрашырга теләк белдергән булган.

“Бу очрашу рәсми түгел иде, бары тик очрашып танышырга теләдек. Без президентка үз эшләребез турында сөйләдек. Ул бик теләп безнең фото һәм видеоларны карады. Бу очрашу аның програмында булмаса да, ул ашыкмады, дүртебезнең дә сүзен тыңлады, безнең ничек яшәвебез белән кызыксынды. Безгә Татарстандагы хәлләр турында сөйләде, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Универсиадага әзерлек турында сөйләде”, диде Азатлыкка очрашуда катнашкан Илмир Әхмәтҗанов.

4 сентябрьдә Татарстан хөкүмәте белән Carnegie Mellon University (CMU) арасында меморандум имзаланды. Татарстанда мәгълүмати технологияләр белгечләре әзерли торган халыкара мәгариф үзәге ачу планлаштырыла. Миңнеханов сүзләренчә, проектны киләсе көздә эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Питтсбург яшьләре белән очрашуда Миңнеханов киләчәктә аларны бу проектта да катнаша алуын, Татарстаннан студентлар килгәндә алар белән эшләү мөмкинлеге дә була алуын белдергән.

“Миңнеханов киләчәктә милләтебез файдасына бергә эшләр башкарачакбыз, диде безгә”, дип искә ала дүшәмбе көнне булган очрашуны Илмир Әхмәтҗанов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан президенты инглизчә дә “яхшы гына белә” һәм телне өйрәнүен дәвам итә. Миңнеханов очрашу вакытында кунакханә хезмәткәрләре белән инглизчә аралашкан.

XS
SM
MD
LG