Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли сәясәт үзгәрмәсә, татарның киләчәге юк


Төмән өлкәсенең Кашкара авылы мәктәбе
Төмән өлкәсенең Кашкара авылы мәктәбе
Индус әфәнденең төпле фикерләре бәхәссез дөрес, ә шулай да күңелдә өмет уятмый. 1 сентябрьдә мин Төмән өлкәсенең борынгыдан милли рухы белән дан тоткан, бүген дә иң милли җанлы, туган тел иң яхшы дәрәҗәдә укытыла торган татар авылы мәктәбендә яңа уку елы ачылуга багышланган чарада булып җаным әрнеп кайттым.

300гә якын бала укый бу мәктәптә, хәзер руслар элекке саф татар авылларына килеп урнаша башлады. Бу мәктәптә дә рус балаларының саны – 2 процент. Шул җиткән авылны руслаштырырга. Мәктәптә "Бәйрәм көне"нең барлык чаралары фәкать рус телендә үтте, ник бер татар сүзе, ник бер татар көе яңгырасын!. Беренче сыйныфка килгән балалар да рус телендә генә шигырьләр сөйләде, балалар бакчасында ук руслаша башлый инде алар.

Менә инде ничә ел татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бәйле язулар, тематик планнар, дәрес планнарының рус телендә генә язылуын таләп итәләр. Әле генә шушы проблемнар турында мәгариф департаментының милли мәгариф өчен җаваплы белгече белән сәгать буе сөйләштем дә, йөрәгем тибүеннән туктый язды. Югыйсә, үзе бар нәрсәне дә дөрес һәм тиешенчә аңлый, әмма илнең милли сәясәте кушканча эшли, бөек шовинистик хисеннән арына алмый, һәр чиновникка хас булганча, татар кешесенең җан сызлавына әверелгән нәрсәләрне примитив рәвештә татарның үзенә аңлатып маташып, мәсьәләнең асылыннан читкә китә. Аның дәлилләре: “Рус теле – дәүләт теле, башкача мөмкин түгел, бездә хәзер милли мәктәпләр юк, без Татарстанда яшәмибез".

Миңа шунысы билгеле: югарыдан ана телен юк итүгә юнәлдерелгән күрсәтмәләрен, канунга сыймый торган булсалар да, мәктәп директорлары җиренә җиткереп кенә түгел, арттырып та үтиләр. Чиновникларга турыдан-туры бәйләнеп тә булмый, чөнки андый күрсәтмәләр язма рәвештә түгел, телдән генә бирелгән була, дискриминацион күрсәтмәләр биргән кешене эзләп табарлык түгел, аны мәктәп директоры "сатарга" курка.

Хөрмәтле галимебез Илдус әфәнде әйткәнчә барып чыкмый безнең кебек чит төбәкләрдә: татарлар баш күтәрергә сәләтле түгел, руслашу процессы тизләшкәннән-тизләшә бара, туган телен белмәгән кеше динен дә югалта, тиз киләчәктә ул үзен русияле итеп кенә хис итәчәк, ризасызлык белдерү сәләтен бөтенләй дә югалтачак. Русия таркалса, читтәге татарлар Татарстаннан да өзеләчәк, урыннардагы бүгенге милли уеннар да юкка чыгачак. Мин шулай гына күрәм татарның киләчәк язмышын.

Рус булмаган халыкларның иң зур хатасы шунда булды: милли мәктәп статусын буш этно-мәдәни компонент төшенчәсе белән алмаштыруга юл куйды ил башлыкларына. Әлеге мин телгә алган мәктәп тә милли-мәдәни комопнентлы мәктәп булып санала, ләкин аның миллилеген саклау өчен бернинди дә хокуклары юк булып чыга. Җитмәсә, биш көнлек уку атналыгында башлангыч сыйныфларда татар телен шимбәгә факультатив итеп куйганнар, бу дәрескә укучы теләсә – йөри, теләмәсә – йөрми. Төмән өлкәсенең татар авыллары өчен типик хәл бу, ә шәһәрләрдә бер генә дә татар мәктәбе юк. Мәктәптә укытылмаса да, халык туган телен саклап кала ала дигән сүз – ялган, мөмкин хәл түгел ул.

Вазгыять бүген шундый: дәүләтнең милли сәясәте уңай якка борылмаса, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татарның киләчәге юк!

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG