Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 18 көрд сугышчысы үтерелде


Төркиянең көньяк-көнчыгышында Бәйтүшшәбәб җирлегендә көрд гыйсьянчыларына каршы хәрби операциядә 18 кеше үтерелгән, дип хәбәр итә төрек рәсмиләре.

Бәрелешләрдә армия көчләре, полиция хезмәткәрләре һәм җирле хәрбиләр катнаша. Операция 5 сентябрьдә Гыйрак чиге янындагы Шырнак вилаятенең таулы территориясендә башланган иде. Төрек хәрбиләре ПКК ныгытмаларына һавадан һөҗүм ясый.


Бәйтүшшәбәб җирлегендә элегрәк бу атнада көрд сугышчылары 10 төрек хәрбиен үтергән иде.

Төркиядә террор оешмасы дип исәпләнгән ПКК хөкүмәткә каршы көрәшен 1984 елда башлады. Шуннан бирле Төркиянең көрдләр яшәгән көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә көрд баш күтәрүчеләре бәйсезлек өчен кораллы көрәш алып бара. Бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән каршылыкта якынча ике яктан да 45 мең кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG