Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте “Миллионнар маршын” уздырырга үз урынын тәкъдим итә


Мәскәү идарәсе 15 сентябрьдә «Миллионнар маршы» оппозиция йөрешен оештыручылар тәкъдим иткән юл буенча уздыруга рөхсәт бирмәде.

Шәһәр хакимияте чараны Мәскәүнең Бакча боҗрасы читендә уздырырга тәкъдим итә. Катнашучы саны шулай ук кала – 50 мең кеше.

“Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов, оппозиция вәкилләрен бу тәкъдим канәгатьләндерми, оештыручылар чараны Бакча боҗрасы эчендә уздыруга рөхсәт алырга тырышачак, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG