Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд зыялылары бәйсезлек референдумы таләп итә


Чит илдә яшәүче бер төркем көрд зыялы Иранда көрд бәйсезлеге өчен рефендум уздыру чакыруы белән чыкты. Дистәләгән көрд активисты, журналист һәм
галим кул куйган мөрәҗәгатьтә, “эзәрлекләү аркасында көрдләргә Иранда яшәү чиктән тыш авыр дәрәҗәгә җитте”, диелә.

Мөрәҗәгать Ирандагы көрд фиркаләре, шул исәптән сулчы Комала фиркасе бәйсезлек референдумы оештыру турында килешү төзегәннән соң чыкты.

Иран хакимияте әлеге тәкъдимнән дәүләткә куркыныч яный дип, рефендум уздыруга каршылык белдерде.

Иранда яшәүче 6-7 млн көрд халкы хакимиятне сәяси, иҗтимагый һәм икътисадый мәсьәләләрдә тигезсез рәвештә эш итүдә гаепләп килде.
XS
SM
MD
LG