Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым татарлары Эрдоган белән очрашырга тели


Кырым татарлары милли фиркасе Эрдоганнан Украина сәфәре кысаларына фирка вәкилләре белән очрашу кертүне үтенә. Төркия премьер министры 12-15 сентябрьдә Украинага эшлекле сәфәр белән килә.

“Сездән, төрек милләте генә түгел, барлык төрки халыкларның (шул исәптән Кырым татарлары) мәнфәгатьләрен белдерүче һәм яклаучысы буларак, Украина сәфәре протоколына Кырым татар милли фиркасе вәкилләре белән очрашуны кертүегезне сорыйбыз. Сезне Кырым татар халкын үстерү мәсьәләсендә фикер алышырга чакырабыз”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

Фирканең белдерүендә әйтелгәнчә, Эрдоган белән очрашу Украинада Кырым татарлары сөргене корбаннарын реабилитацияләү мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрер иде.

Милли фиркагә Кырымның 17 иҗтимагый һәм татар-мөселман оешмасы керә.
XS
SM
MD
LG