Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең иң карт кешесе үлгән


Русиянең иң карт кешесе дип танылган дагстанлы 122 яшендә үлгән. Республика рәсмиләре хәбәр иткәнчә, Мөхәммәд Лабазанов Кизляр шәһәре янындагы Серебряковка авылында үлгән.

Лабазанов Дагстанда туып тегермәндә һәм фермада эшләгән. Икенче дөнья сугышы вакытында ул Урта Азиядә хәрби хезмәт куйган.

Лабазанов уку-язуны белмәгән. Озак яшәү серен ул тәмәке тартмау, хәмер эчмәү, кукуруз икмәге, җиләк-җимеш һәм яшелчә белән туклануда күргән. Мәчеткә йөрүдән ул биш ел элек туктаган. Аңа кадәр бер намазны да калдырмаган.

Дагстанлы ир-атның 122 яшькә кадәр яшәве гадәттән тыш очрак буларак карала, Русиядә ирләрнең уртача гомер озынлыгы 63 яшь.
XS
SM
MD
LG