Accessibility links

Самар активистлары Яңа Мансур мәктәбенә барды


Яңа Мансур мәктәбе укучылары
Яңа Мансур мәктәбе укучылары

Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре гадәттә игътибарны күбрәк Самардагы “Яктылык” мәктәбенә юнәлтә. Быел Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте яңа уку елын ачу тантанасына үзенең вәкилен Похвистнево районында урнашкан Яңа Мансур авылына җибәрде.

Мохтарият мөдире Равил Галимов укучыларга бүләк итеп татар китаплары, татар көйләре язылган тәлинкәләр, татарча мультфильмнар тапшырды.

Быел укучылар яхшылап сипләнгән мәктәптә уку елын башлап җибәрде. Мәктәптә җитмеш ике бала белем ала. Беренче сыйныфта ун бала укый. Яхшы белем алыр өчен барлык шартлар да тудырылган.

Яңа Мансур мәктәбендә татар телен тагын да тирәнрәк үзләштерер өчен Самардан килгән әсбәплар бик урынлы булачак.

“Яңа Мансур мәктәбенә киләчәктә дә татар телендәге китапларны җибәреп торачакбыз.

Казанга эшем буенча да, Камал театрының cпектакльләренә дә еш барам. Вакытым никадәр генә тыгыз булса да, Бауман урамындагы китап кибетенә керми кайтмыйм. Мин алып кайткан китапларны бәйрәмнәрдә бүләк итеп тә таратабыз”, ди Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов.

Без шуны да өсти алабыз: бүләккә бирелгән китапларны Минәхмәт әфәнде Казанга барып үз акчасына ала.
XS
SM
MD
LG