Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot яңа чыгыш әзерли: “Күбрәк шау-шу чыгарачак”


Pussy Riot панк-төркеменең иректә калган әгъзалары яңа чара уздырырга вәгъдә итә. Бу турыда “Мәче” һәм “Балаклава” кушаматлы кызлар Азатлык хәбәрчесенә белдерде. Исемнәрен атаудан алар элеккечә баш тарта.

“Киләсе чыгышыбыз элеккесеннән тагын да күбрәк шау-шу чыгарачак”, - ди төркем вәкилләре. Ләкин кызлар чараның эчтәлеген ачыкларга теләми.

Pussy Riot-ның иректә калган әгъзалары сүзләренчә, яңа чаралар оештыру хәзер күпкә кыенрак, чөнки аларның телефоннары тыңлана.
XS
SM
MD
LG