Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Миллионнар маршын” уздыруга гариза бирелмәгән


Татарстан оппозициясе вәкилләре бөтенрусия “Миллионнар маршын” Казанда уздырмый. Августта республика башлкаласына маршны оештыручыларның берсе – “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов килгән иде. Ул вакытта Удальцов 15 сентябрьдә “Миллионнар маршы” Мәскәүдә генә түгел, Русия төбәкләрендә дә узырга тиеш диде.

Иртәгә Казанда хакимият белән килештерелгән бер генә урам җыены узуы каралган: “Яблоко” фиркасә гражданнарның конституция хокукларын яклауга багышланган урам чарасы оештыра.
XS
SM
MD
LG