Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдибә Дилә Булгакова юбилеен билгели


Дилә Булгакова иҗат кичәсендә
Дилә Булгакова иҗат кичәсендә

Уфада яшәүче танылган татар әдибәсе Дилә Булгакова үзенең 75 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә. Шушы уңайдан республикада төрле мәдәни-әдәби чаралар каралган.

Юбилей уңаеннан чираттагы чара 14 сентябрь көнне Башкортстан Язучылар берлегендә булып үтте. Кунакларны берлек идарәсе бинасының керү залында ук күренекле әдибәнең китапларыннан төзелгән күргәзмә һәм афишалар каршы алды.

Түгәрәк туган көн уңаеннан Дилә ханымның тормышын һәм иҗатын чагылдыручы матур эчтәлекле буклет та нәшер ителгән. Ә яңарак юбиляр тагын бер сөенеч кичергән – Уфада аның хикәяләрдән һәм парчалардан торган “Гәрәбә” исемле китабы басылып чыккан. Яңа басмада татар һәм урыс телләрендәге иҗат өлгеләре урын алган.

Дилә Булгакова китаплары
Дилә Булгакова китаплары
Дилә Булгакова һөнәре буенча шәфкать туташы, табибә. Ә инде кечкенәдән үк милли әдәбиятка булган сөю аны әдәби иҗатка да алып килә. Хәзер аның дистәдән артык китабы нәшер ителгән. Алар арасында шигъри җыентыклар да, хикәяләр, повестьлар, парчалар тупланганнары да бар. Дилә ханымның бихисап шигырьләренә танылган композиторлар көйләр иҗат итте. Аларның кайберләре дистә еллар буе да искерми, сәхнәләрдә дә, халык арасында да яратып башкарыла. Соңгы вакытта аеруча балалар өчен күп әдәби әсәрләр иҗат итүен, шулай ук пьесалар язуын әйтә Дилә ханым.

Дилә Булгакованың 75 яшьлек туган көне уңаеннан Башкортстан Язучылар берлегендә оештырылган әдәби-мәдәни кичәгә күп язучылар һәм сәнгать осталары килгән. Юбилярны берлек рәисе Риф Тойгынов, язучылар Марис Нәзиров, Халисә Мөдәрисова, Динә Морзакаева, шулай ук төрле шәһәрләрдән килгән каләмдәшләре котлый.

Танылган җырчылар Җәмил Әбделмәнов, Радик Динәхмәтов һәм башкалар кичәне Дилә Булгакова шигырьләренә язылган җыр-моңнар, мөнәҗәтләр белән бизәде. Дилә ханым үзе дә яңа шигырьләрен укып ишеттерде һәм киләчәккә уй-ниятләре белән уртаклашты. Әдибәнең чираттагы иң зур юбилей кичәсе 3 ноябрь көнне Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда үтәчәк. Аңа Казаннан да кунаклар чакырулы.
XS
SM
MD
LG