Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лүбнән Рим папасын американ ресторанын яндырып каршы алды


Лүбнәннең Триполи шәһәрендә тәртипсезлекләрдә бер кеше үлде, 20 зыян күрде. АКШта исламны мәсхәрәләүче фильм чыгу һәм Лүбнәнгә Рим папасы Бенедикт XVI-ның килүенә каршылык белдерүчеләр полиция белән бәрелешләр оештырды.

Хакимият вәкилләре белдергәнчә, тәртип бозучылар американ рестораны KFC-га ут төртткән, идарә биналарына һөҗүм итәргә җыенган.

Рим папасы Лүбнәнгә өч көнлек сәфәр белән килде. Христианнар Лүбнән халкының 40 процентын тәшкил итә.

Очкычта журналистлар белән аралашкан Бенедикт XVI, “гарәп язы” вакыйгаларын “азатлыкка омтылу” дип атады.
XS
SM
MD
LG