Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә "Миллионнар маршы" узды


Мәскәүдә "Миллионнар маршы"
Мәскәүдә "Миллионнар маршы"
Русия оппозициясе оештырган "Миллионнар маршы" бүген илнең төрле шәһәрләрендә узды. Чаралар Владивосток, Партизански, Амурдагы Комсомольски,
Ленски, Благовещенски, Томски, Сыктывкар һәм башка шәһәрләрдә тәмамланды инде. Кемерово каласында хакимиятләрдән рөхсәт алынмыйча оештырылган урам җыены вакытында кимендә биш кеше тоткарланган.

Казанда Вахитов һәйкәле янында ватандашларның каршылык чарасына 150ләп кеше чыкты. Мәйданда "Сул фронт", "Пиратлар фиркасе" һәм "Яблоко" байраклары булган. Җыенда катнашучылар "халыкка каршы булган Дәүләт думасын таратырга", "төбәк башлыкларын турыдан-туры сайларга" дигән таләпләр куйды.

Мәскәүдә "Миллионнар маршында" катнашучылар Пушкин мәйданында җыелып Бульвар боҗрасы һәм Сахаров проспектына таба йөреш оештырды. Мәскәүдә тәртип саклауга җиде мең полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Җыенда Русия җитәкчелеген вазифадан алу, сәяси тоткыннарны азат итү, социаль чыгымнарны арттыруны таләп итеп резолюция кабул ителде.

"Сул фронт" координаторы Сергей Удальцов җыенда чыгыш ясап, шундый ук чараны 20 октябрь көнне уздырырга чакырды. Җыелган халык бу чакыруны хуплады. Мәскәү хакимиятләре бүгенге җыенны кичке 10га кадәр рөхсәт иткән.
XS
SM
MD
LG