Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли һәм дини сәясәт тә ФСБ кешесенә тапшырыла


Русия казаклары кылыч биюен башкара
Русия казаклары кылыч биюен башкара

Кремль президентның эчке сәясәт идарәсендә элекке ФСБ хезмәткәре җитәкчелегендә милли һәм дини мәсьәләләр бүлеге төзи.

Русия җитәкчелеге илдәге милли сәясәткә игътибарны арттыра, моның өчен президентның эчке сәясәт идарәсенә үзгәрешләр кертелә һәм милли сәясәт андагы төп юнәлешләрнең берсенә әвереләчәк. Эчке сәясәт идарәсендә милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини мәсьәләләр белән шөгыльләнүче махсус бүлек булдырыла. "Коммерсант" газеты белдерүенчә, бу бүлек махсус хезмәтләр тәҗрибәсе нигезендә эш итәчәк, аның җитәкчелегенә ФСБ генерал-лейтенанты Михаил Белоусов билгеләнә.

Белоусов эчке сәясәт идарәсенең башлык урынбасары дәрәҗәсенә дә ия булачак.

Яңа бүлеккә илдәге милли, иҗтимагый, мәдәни, дини оешмалар, якташлык җәмгыятьләре, төрле диаспоралар белән эш итү системы булдыру йөкләнер дип көтелә.

Эчке сәясәт идарәсендәге үзгәрешләр турында карарны президент идарәсе башлыгы Сергей Иванов инде узган атнада ук имзалаган. Исеме аталмаган бер федераль түрә белдерүенчә, бу үзгәрешләрне илдәге ике төп дин – православие һәм исламга бәйле катлаулы вазгыятьне тотрыклыландыру максаты белән аңлаталар. Урыс православ чиркәвенә карата кискен тәнкыйтьне һәм Татарстан белән Дагыстандагы мөселман җитәкчеләренә һөҗүмнәрне Кремль хакимиятне көчсезләндерү һәм илдәге вәзгыятьне тотрыксызландыру тырышлыгы дип атый һәм моңа җавап буларак милли һәм дини мәсьәләләр белән ныклабрак шөгыльләнергә мәҗбүр булуын белдерә.

Сайлау алды чыгышларының берсен Владимир Путин илдәге милли сәясәткә багышлаган иде. Өченче мөддәткә президент кәнәфиенә кайту белән ул Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы төзеде, төрле интригалар остасы буларак яманаты таралган Владислав Сурков хөкүмәт идарәсе башлыгы булу белән беррәттән дини оешмалар мәсьәләләрен багучы хөкүмәт комиссиясенә җитәкче итеп билгеләнде.

“Ведомости” язуынча, Михаил Белоусов Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы җитәкчесе итеп билгеләнәчәк һәм бу шура Сурков комиссиясенә кертеләчәк.

Элекке ФСБ хезмәткәре, милләтара мөнәсәбәтләр белән элегрәк тә шөгыльләнгән Белоусов ел ахырына кадәр Путинга үз тәкъдимнәрен әзерләргә тиеш диелә.

Белоусовның ФСБда эшләгән вакытта конституцион тәртипне яклау идарәсен җитәкләве һәм Чечнядагы ике сугышта да катнашканлыгы турында хәбәрләр бар. Ул шулай барлык Төньяк Кавказны һәм андагы элиталарны ныклап өйрәнгән кеше.

Русия мөфтиләр шурасының рәис урынбасары Рушан хәзрәт Габбасов Русиядәге вазгыятьне тотрыксызландыру өчен милли һәм дини мәсьәләләрне куллану артканнан-арта баруын әйтеп хакимиятнең моңа ныклап тотыну карарын хуплавын белдерә.

Политолог Борис Макаренко исә «Милләтара мөнәсәбәтләрнең бүгенге торышы текелдәүче бомба хәлендә. Бу халәтне социаль киеренкелек тә көчәйтә, чөнки кеше начаррак яши башлау белән шунда ук башка кыяфәттәге, башка милләттәге һәм башка диндәге гаеплеләрне эзли башлый. ФСБда милли сәясәтне аңлаулары турында миңа берни дә мәгълүм түгел. Бу өлкәдә президент шурасының берәр нәрсәне үзгәртәчәгенә дә ышанмыйм. Минемчә, хакимиятнең соңгы еллардагы гамәлләре җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләүнең нәкъ киресенә китерә”, ди.

Ул арада Краснодар краенда үзләренчә тәртип урнаштыруга алынган, хөкүмәт акчасыннан финансланучы казак төркемнәре инде күрше Ростов өлкәсендә дә Төньяк Кавказдан килгән кешеләргә каршы сәфәргә чыгарга җыена дигән хәбәрләр таралды. Казаклар милләтара киеренкелек арта барган Ремонтное авылына барып, андагы славян туганнарын якларга әзерләнүен белдерә.
XS
SM
MD
LG