Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гудков Хәйруллинны канунсыз кәсептә гаепли


Айрат Хәйруллин
Айрат Хәйруллин

Дмитрий Гудков думага "Бердәм Русия" вәкиле буларак Татарстаннан сайланган Айрат Хәйруллинны канунсыз эшмәкәрлектә гаепли.

Русия дәүләт думасы депутаты Дмитрий Гудков думадагы хакимият фиркасе вәкилләренең канунсыз эшмәкәрлеген фаш итүен дәвам итә. Инде чират 2003 елдан бирле думага Татарстаннан "Бердәм Русия" вәкиле буларак сайланып килүче Айрат Хәйруллинга да җитте. Гудков керемнәренең бер өлеше авыл хуҗалыгы ширкәтләреннән килүче Хәйруллинның ничек итеп 2007 елдан бирле думаның авыл хуҗалыгы мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары булып эшли алуына гаҗәпләнү белдерә.

Керемнәр турында рәсми декларацияләренә караганда, Айрат Хәйруллинның 2006 елдагы кереме 597 млн. 948 мең 763 сум булган.

Аның 2010 елгы керемнәре 212 млн. 177 мең 261 сум, 2011 елда 206 млн. 203 мең 656 сум дип күрсәтелгән.

Хәйруллин декларациясенә караганда, ул бер иминлек ширкәтенә тулысынча, 42 ширкәткә өлешчә хуҗа. Хәйруллин ул ширкәтләрнең барысының да диярлек 50 процентына ия.

Бердәм дәүләт юридик затлар реестрының Айрат Хәйруллин турында мәгълуматларының бер өлеше
Бердәм дәүләт юридик затлар реестрының Айрат Хәйруллин турында мәгълуматларының бер өлеше
Дмитрий Гудков исә Бердәм дәүләт юридик затлар реестры мәгълүматларына караганда, Хәйруллин 99 ширкәттә зур өлешкә ия, шуларның 24-е депутат вазифаларын башкарган вакытта төзелгән, дип белдерә. “Солнцево Нива” ширкәте бу елның 13 августында гына, ягъни әлеге дума эшчәнлеге вакытында теркәлгән, ди Гудков.

Айрат Хәйруллин Гудковның бу белдерүләрен яла ягу дип атый. “Аларның гаиләсенең миңа карата гаепләүләре – ялган. Мин 2003 елда ук барлык эшләрне бертуганыма тапшырдым һәм бер мәртәбә дә канун бозмадым. Ялган өчен мәхкәмәгә бирәчәкмен. Миңа акча кирәкми, әмма гафу үтенергә мәҗбүр итәчәкмен. Барлык бу гаепләүләр миңа карата гаделсезлек, бәлки башкаларга карата да шулайдыр. Гаепләнүче депутатлар, әгәр дә ул аларга яла якмаган булса, аны яклаган булырга мөмкин иде”, ди Хәйруллин.

Узган атнада Дмитрий Гудковның атасы, шулай ук думадагы “Гадел Русия” фиркасе депутаты Геннадий Гудков депутат эшчәнлеге канунын бозып эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә гаепләүләр нигезендә дума әгъзалыгыннан чыгарылган иде.

Геннадий Гудковка карата мондый гаепләүләр һәм аннан дума мандатын алу мөмкинлеге турында сүзләр башлангач, аталы-уллы Гудковлар хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасенең һәм Владимир Жириновскийның ЛДПР фиркасенең думадагы вәкилләренә һөҗүм башлап, аларның канунсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнүләрен фаш итүгә кереште.

Дмитрий Гудков Мәскәүдәге "Миллионнар маршы"нда чыгыш ясый
Дмитрий Гудков Мәскәүдәге "Миллионнар маршы"нда чыгыш ясый
Әлеге фаш итүләрнең чираттагы өлешендә Дмитрий Гудков Хәйруллиннан соң думадагы тагын берничә депутатның, шул исәптән “Бердәм Русия” депутатлары Владимир Кононов һәм Глеб Хорның, шулай ук ЛДПР депутаты Владимир Семеновның да канунсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнүен белдерә һәм төрле дәлилләр китерә.

Дмитрий Гудков шулай ук “Бердәм Русия” депутаты Андрей Исаевның “православ кәсебен” дә фаш иткән иде. Элегрәк бер интервьюда Исаев хатынының Германиядә православ гыйбадәтханә урнашкан бер җире булуын һәм шуның ярдәмендә Европага православ динен таныту белән шөгыльләнүләрен белдергән иде. Гудков исә әлеге гыйбадәтханә булырга тиешле урында ул җирдә бер кыйбатлы кунакханә урнашкан булуын һәм Исаевларның Русиядән шул кунакханәгә кешеләр җибәреп акча эшләвен ачыклаган.
XS
SM
MD
LG