Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның шахмат өмете Булат Мортазин


"Көненә 4-6 сәгать шахмат белән шөгыльләнәм."
"Көненә 4-6 сәгать шахмат белән шөгыльләнәм."

Бу елның 12-21 июнь көннәрендә Грециянең Калитея шәһәрендә мәктәп балалары арасында шахмат буенча Европа чемпионатында татар егете Булат Мортазин алтын медаль яулады.

Булат катнашкан Европа беренчелеге швейцар системы буенча тугыз турда үткән. Ярышта 13 яшькә кадәрге малайлар категориясендә җиде илдән 22 яшь спортчы катнашкан. Булат үзе уйнаган тугыз уенның алтысын откан, икесен бәрабәргә уйнаган һәм берсен оттырып Европа чемпионы исемен яулаган. Аңа тугыз партиянең бишесен аклар, дүртесен каралар белән уйнарга туры килгән. Чемпионатта иң тиз тәмамланган уен сәгать ярым, ә иң озагы алты сәгатькә сузылган.

Булатның Европа чемпионы булуын Казанда әле дә күпләр белми.
Булатның Европа чемпионы булуын Казанда әле дә күпләр белми.
Бу чемпионатта Татарстан данын Булат, аның энесе Руслан Мортазин һәм тагын бер кыз яклаган. Энесе Руслан 11 яшь категориясендә бишенче урынны алган. Чемпионатта Русиядән алтмышлап катнашучы булган.

Булат хәзерге вакытта Казанның 18нче мәктәбендә белем ала. Һәркөнне Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбенә килеп өч сәгать шахмат белән шөгыльләнә.

Яшь чемпионны шахматка биш яшендә бабасы өйрәтә башлаган. Ә Лениногорскида вакытта беренче тренеры Сергей Михайлов булган. Мортазиннар гаиләсе моннан берничә ел элек Казанга күченгән.

“Казанның Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә шөгыльләнә башлагач, мин шахматта күп кенә серләргә өйрәндем һәм тәҗрибә тупладым. Тренерым халыкара гроссмейстер Илдар Ибраһимов гадәттә теориягә өстенлек бирә һәм ярышларда бу теория миңа иң беренче булып ярдәм итә”, ди ул.

Яшь чемпионның бу уңышында халыкара гроссмейстер даны булган остазы - Илдар Ибраһимовның өлеше зур.
Яшь чемпионның бу уңышында халыкара гроссмейстер даны булган остазы - Илдар Ибраһимовның өлеше зур.
Соңгы биш ел Татарстан чемпионы булган Булат әлегә спорт остасына намзәт. Рейтингы 2048. Аңа спорт остасы булыр өчен рейтингын тагын 250гә арттырырга кирәк.

Сөйләшү барышында үзен бик тыйнак тоткан Булат, шахмат кумирлары турында сорагач, икеләнмичә, берсе - Гарри Каспаров һәм икенчесе - яшь талант Магнус Карлсен булуын әйтте.

“Мин көнгә көнгә 4-6 сәгать шахмат белән шөгыльләнәм. Шахматта теория белән белән бергә практика да мөһим урын алып тора. Әлегә 4-5 йөрешне алдан уйлап куя алам. Әмма алга таба бу йөрешләрне 8-9 итәсе иде. Ул чакта тагын да зурырак җиңүләргә ирешеп булачак”, ди ул.

Яшь чемпионга Европа беренчелегендә кубок, медаль һәм дөнья чемпионатына юллама бирелгән. Татарстан хөкүмәте аңа сентябрьдән башлап республика банкларының берсеннән стипендия түли башлаячак.
XS
SM
MD
LG