Accessibility links

Мәҗлес җитәкчеләре кырымтатарлары мәсьәләсен дөньяга танытуны дәвам итә


Очрашу барышы, Киевның HАYYAT кунакханәсе, 18 сентябрь 2012
Очрашу барышы, Киевның HАYYAT кунакханәсе, 18 сентябрь 2012

18 сентябрьдә Мәҗлес җитәкчеләре Киевта чит ил дипломатлары һәм Укранина рәсмиләре белән очрашып кырымтатар халкының мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Кырымтатар халкының хокукларын торгызу, аның Украинада тәрәккыятен тәэмин итү максатында халыкара форум үткәрү тырышлыгы дәвам итә. Шушы максатта 18 сентябрьдә Киевның HАYYAT кунакханәсендә Мәҗлес җитәкчеләре Украинадагы 35 илнең илчелеге, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, БМОның качаклар комитеты вәкилләре, Украина министрлары белән шушы икенче очрашуын үткәрде. Очрашуда 2013 елда кырымтатар халкы мәсьәләләренә багышланган халыкара форум үткәрү мәсьәләсе дә каралды.

Билгеле булганча, бу форумны үткәрү мәсьәләсе инде ике елдан артык тикшерелә. Очрашуда чыгыш ясаган Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев, Украина хакимиятләре безгә бу мәсьәләдә аңлаешлы бер җавап та бирмәде, Киевның бу мәсьәләгә карата позициясе безнең өчен бик мөһим, ләкин ул соңгы сүзен әле дә әйтмәде, диде.

Бу очрашуның төп максаты – халыкара җәмәгатьчелекнең дикъкатен кырымтатарлар хәленә җәлеп итү һәм алар алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итү.

Мостафа Җәмилев (у) һәм Украинаның элекке президенты Леонид Кравчук (с)
Мостафа Җәмилев (у) һәм Украинаның элекке президенты Леонид Кравчук (с)
"Бу форум хакында Украина министрлыкларында төрле фикерләр бар. Аларның берсе – башта Украинада сөргенгә дучар булган халыкларның хокукларын торгызу хакында канун кабул итәргә кирәк, аннары форум хакында сөйләшергә мөмкин. Бу Украинаның тышкы эшләр министрлыгы позициясе. Безнең фикеребезчә, бу ике мәсьәлә бер-берсенә комачауламый.

Без бөтен дипломатларга мөрәҗәгать итәбез: Украина җитәкчелеге белән очрашканда бу форум хакында үзегезнең фикерегезне белдерегез. Бу форумда катнашачак илләр кырымтатарларны урнаштыру програмнарында да катнашыр дип уйлыйбыз. Канада, АКШ, Франция ярдәм итәчәкләрен инде белдерде.

Совет заманында кырымтатар милли мәсьәләләре буенча чит илләргә мөрәҗәгать иткәндә КГБ хезмәткәрләре аларны илгә хыянәт итәсез дип гаепли иде. Украинада мондый фикердә булганнар хәзер дә бар. Аллага шөкер, алар күпчелекне тәшкил итми" диде Мостафа Җәмилев.

Очрашуда чыгыш ясаган Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаров, Украина хакимиятен тәнкыйть итеп, алар безне тыңлый, ләкин ишетми, төрле сафсаталар, күзбуяу белән мәшгульләр, диде.

Тулаем алганда, очрашуда катнашкан дипломатлар 2013 елда кырымтатар халкының хокукларын торгызу, аның Украинада тәрәккыятен тәэмин итү буенча халыкара форум үткәрү өчен киртә юк диделәр.

Очрашуда катнашучылар өчен кырымтатарның милли зәркән күргәзмәсе һәм концерт узды.
Зәркән күргәзмәсендә
Зәркән күргәзмәсендә
Мостафа Җәмилев зәркән күргәзмәсендә
Мостафа Җәмилев зәркән күргәзмәсендә
Украинаның атказанган җырчысы Феми Мустафаев җырлый
Украинаның атказанган җырчысы Феми Мустафаев җырлый
XS
SM
MD
LG