Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (103)


Җирле милли идарәләргә җибәрелгән күрсәтмәне имзалаучылар арасында Садри Максуди да була (алгы планда)
Җирле милли идарәләргә җибәрелгән күрсәтмәне имзалаучылар арасында Садри Максуди да була (алгы планда)
Милли Идарәнең соңгы күрсәтмәсе

1918 елның 17(30) гыйнварында Милләтләр эшләре буенча комиссариат каршындагы Эчке Русия һәм Себер мөселманнары эшләре буенча комиссариат оештырылгач, ул милли автономия мәсьәләсендә Милләт Мәҗлесенә көндәш була. Милләт Мәҗлесе мохтариятнең корылышын әзерли, автономиягә кергән төбәкләрдә җирле оешмалар төзи, начармы, яхшымы эшкә дә керешә. Милләт Мәҗлесенең. Башкарма органы – Милли Идарә һәм аның эчендәге өч нәзарәт чыгарылган кануннар кысасында үзләренә буйсынган оешма һәм мөәссәсәләргә күрсәтмәләр җибәреп тора, аларның эшчәнлеген көйли.

Мөселман комиссариаты да җирле органнарын булдыра башлагач, аннан да битәр Кызыл Армиясен төзегәч һәм аның көче белән шактый төбәкләрдән акгвардиячеләрне куып җибәргәч, губерналарда икешәр хакимият урнаша. Комиссариатның оешмаларын бетерү өчен һәртөрле басым чаралары кулланыла. Бу басым аеруча Татар-башкорт җөмһүрияте өлгесе барлыкка китерелгәннән соң көчәя башлый. Бу көрәштә хәрби көчкә ия булмаган Милләт Мәҗлесе өчен авыр көннәр туа. Сәяси һәм хәрби үзгәрешләр алдында милли оешмалар каушап кала һәм киңәш-табыш сорап Милли Идарәгә мөрәҗәгать итә. Сорауларның иң мөһимнәре Мөселман комиссариаты белән ниндирәк мөнәсәбәт урнаштыру турында була.

Сорауларның беренчесе: мондагы, ягъни сорау хаты килгән губернада, Совет тарафыннан мөселман эшләрен күзәтү максатында, мөселман комиссариаты төзелде. Әлегә кадәр Милли Идарә кулында булган һәртөрле дини һәм милли эшләрне үз тикшерүе астына алырга тели. Милли эшләрне бу комиссариат карамагына тапшырсак буламы?

Икенче сорау: моннан соң безнең Милли Идарә исеменнән эшләвебезне теләмиләр. Мөселман комиссариаты исеме астында яңадан оештырырга кушалар. Милли Идарә исеменнән ваз кичеп, комиссариат исеменнән эшебезне дәвам итүебез мөмкинме?

Мондый сорауларга Милли Идарә кистереп җавап бирергә мәҗбүр булып чыга. Һәм ул Русиядә демократик альтернатива булмый калмас әле дигән фикердән чыгып, хат җибәргән оешмаларга мөселман комиссариатлары структурасына кермәскә куша. Җирле милли идарәләргә түбәндәге эчтәлекле күрсәтмә җибәрелә:

"Милли мохтариятнең нигезе, төп эчтәлеге шундый: бер милләтнең милли эшләре башка халык вәкилләре катнашкан оешмалар тарафыннан идарә ителергә тиеш түгел. Һәр милләтнең милли эшләре үз кулында, үз идарәсендә булырга тиеш. Милли мәсьәлә милләтнең дине, теле, мәгарифе мәсьәләләреннән гыйбарәт.

1917 елның 22 июлендә без үзебезнең милли-мәдәни мохтариятебезне игълан иттек. Һичбер сыйнфый аермаларны исәпкә алмастан җыелган Милләт Мәҗлесебез кануне әсасине-конституцияне әзерләде, нигез салды.

Шуңа күрә Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарлары дини, милли һәм мәдәни эшләрендә, милли салым һәм хәйрия эшләрендә тулысынча иреклеләр... Югарыдагы әсаслар (нигезләр) буенча милли эшләр Милли Идарә кулында булырга тиешле. Милли Идарә исә вилаять мәҗлесе тарафыннан сайлансын (кануне әсаси, 52 маддә). Вилаять мәҗлесе дип 20 яше тулган һәрбер мөселман кешесе катнашы белән сайланган мәҗлесне әйтәләр (46 һәм 47 маддә).

Бүгеннән соң хакимият, нинди генә фирка кулында булмасын, үзәк хөкүмәт һәм аның вилаятьләрдәге мөәссәсәләре безнең милли эшләребезгә һичбер рәвештә тыкшынырга тиеш түгел.

Шуның өчен мәркәз Милли Идарә бөтен җирле милли идарәләргә түбәндәге күрсәтмәне бирә:

Милли эшләребезне Халык Комиссарлары Советы яки вилаятьләрдәге советлар тарафыннан билгеләгән хезмәткәрләргә яисә алар тарафыннан билгеләнгән хезмәткәрләргә яисә алар тарафыннан сайланган оешмаларга тапшыруыбыз һичбер төрле мөмкин түгел. Шулай ук вилаятьләрдәге милли идарәләрнең үз эшләрен советлар тарафыннан төзелгән комиссариатларга тапшырулары мөмкин түгел.

Милли идарәләрнең конституциядә кабул ителгән "милли идарә" исемен югалтып комисссарлык дип аталуы төп канунга да, мохтарияткә дә хилаф.”

Садри Максуди Милли Идарә рәисе
Галимҗан әл-Баруди Диния нәзарәте рәисе
Нәҗип Әхмәт угылы Мәгариф нәзарәте рәисе
Шәйхулла Алкин Малия нәзарәте рәисе

Шулай итеп Милли Идарә үзен юкка чыгарырга маташкан большевиклар органы Мөселман комиссариатына карата катгый позициясен күрсәтә. Хәер, мәсьәлә чиктән тыш кискенләшкән, аның хәл ителүе ватандашлар сугышында кемнең җиңүенә бәйле була. Большевиклар куып тараткан Учредительное Собрание вәкилләре Самарага җыелып Комуч (Учредительное Собрание вәкилләре комитеты) оешмасын булдыралар һәм гаскәр туплыйлар. Алар җиңгән очракта Милләт Мәҗлесе алга сөргән идеяләрнең гамәлгә ашуы ихтималын күздә тотарга җирлек туар иде.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG