Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илья Пономарев Думада чыгыш ясау хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин


Русия Дәүләт Думасының Этика комиссиясе дүшәмбе утырышында “Гадел Русия” фиркасе депутаты Илья Пономаревны бер пленар утырышта яки хәтта депутатлык вәкаләтләре тәмамланганчыга кадәр чыгыш ясау хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин.

Комиссия рәисе Владимир Пехтин әйтүенчә, Пономаревка шикаять белән “Бердәм Русия” һәм ЛДПР фракцияләренең кырыклап депутаты мөрәҗәгать иткән.

Алар сәбәп итеп Илья Пономаревның соңгы язгы утырышта хакимият фиркасе вәкилләрен “алдакчылар һәм караклар” дип атавын әйтә.

Пехтинның урынбасары Андрей Андреев әйтүенчә, комиссия карары Пономарев файдасына булмаска охшый, чөнки Этика комиссиясендә “Бердәм Русия” һәм ЛДПР вәкилләре күпчелекне тавышка ия.
XS
SM
MD
LG