Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония татарлары Таллинн этноярминкәсендә катнашты


Эстония татарлары ярминкәдә
Эстония татарлары ярминкәдә
22-23 сентябрьдә Таллинн үзәгендә урнашкан Ратуша мәйданында һәр ел үткәрелә торган милләтләр ярминкәсе узды. Бу урында, гадәттә, күп туристлар һәм кунаклар җыела, шуңа күрә Эстониядә яшәүче күптөрле милләтләргә үз мәдәнияте белән таныштырырга мөмкинлек бирелгән.

Барлыгы ярминкәдә 25тән артык милләт катнашкан. Татарлар да бу олы бәйрәмдә үз почмагын булдырган. Моның өчен Эстония татарлары җәмгыяте яшьләренә төнне аш бүлмәсендә уздырырга туры килгән. Европа татар яшьләре берләшмәсе әгъзалары Кадрия Гәрәева һәм Рената Шестакова бу бәйрәмдә татар мәдәниятен тәкъдим итү өчен күп өлеш керткән.

Сулдан уңга: Мәдинә Сабирова, Кадрия Гәрәева
Сулдан уңга: Мәдинә Сабирова, Кадрия Гәрәева
Таллиннда эшләп килүче “Мәхәббәт” мәдәни үзәге дә читтә калмаган. Гомумән алганда, ярминкәдә алты кеше катнашкан. Алда әйтеп үтелгән Кадрия һәм Ренатадан тыш, Эльмира Гәрәева, Илсөя Сабирова, Камилә Мортазина һәм Мәдинә Сабирова катнашкан. Бу төркемнең иң кечкенә вәкиле Мәдинә Сабировага нибары 8 яшь. Ләкин татарларның мәдәниятен күрсәтү өчен ул җаваплы булган: Мәдинә татар җырларын һәм татар биюләрен башкарган.

Өстәлдә - татар китаплары
Өстәлдә - татар китаплары
Татарлар бу ярминкәдә инде өч ел рәттән катнаша. Һәр ел саен бу чара якынлашыр алдыннан, татар гаиләләрендә дистәләгән өчпочмаклар, пәрәмәчләр, чәк-чәкләр, шәнгәләр кебек милли ашлар пешерелә. Ризыклардан тыш, өстәлдә – татар китплары. Ясалма чатырда татар көйләре яңгырый, ә өстендә Татарстан байрагы җилферди.

Бүгенге көндә Эстониядә ике меңнән артык татар яши. Күп татарлар Таллинн, Нарва, Ида-Вирумаа һәм Маарду шәһәрләрендә гомер итәләр.

Алда Мәдинә Сабирова. Артта сулда Рената Шестакова, уңда Кадрия Гәрәева
Алда Мәдинә Сабирова. Артта сулда Рената Шестакова, уңда Кадрия Гәрәева
Маарду – кечкенә шәһәр булса да, анда татарлар саны бихисап. Халык телендә Маардуны татарлар шәһәрчеге дип атарга өлгергәннәр. Биредәге милләттәшләр бу калага Нижгар якларыннан күченеп килгәннәр. Маардуда беренчеләрдән булып татар җәмгыяте теркәлгән.

Ярминкәгә килгән кунаклар татар мәдәниятеннән канәгать калганнар. Таллиннда татар кафесы ачу тәкъдиме дә яңгыраган. Күпләр моңа мохтаҗ икән. Бу чарада Финляндиядә яшәүче маҗар кызы белән кызыклы танышу килеп чыккан. Бу кызның күптән түгел татар телен үзләштерә башлаганы ачыкланган. Җирле татарлар аңа татар китаплары белән ярдәм иткән.

Эстоннар татарлар турында күпне белә. Эстония дәүләте төзелүгә татарлар да үз өлешен керткән, шуңа күрә аларга монда зур хөрмәт белән карыйлар.

"Татарстан бөҗәкләре"
"Татарстан бөҗәкләре"
Икенче дөнья сугышыннан соң Эстониянең икътисади хәле мактанырлык булмый. Шуңа күрә яңа заводлар, фабрикалар төзелә башлый. Шул нисбәттән Эстониягә күпләп татарлар күченә. Бүгенге көндә андагы татарларның күпчелеген сугыштан соң килгән мөһаҗирләр нәселе тәшкил итә. Эстониянең баш мөфти вазифасын да татар имамы Илдар Мөхәммәтшин башкара.

Билгеле, татарларны урыслар белән дә бутаучылар бар, ләкин вакытында үзеңне татар итеп танытсаң, мөнәсәбәт бөтенләй үзгәрә икән.

Ярминдә татар ашлары
Ярминдә татар ашлары
XS
SM
MD
LG