Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәйгамбәрне мыскыл иткән фильмны тыяргамы, юкмы?


“Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмыннан күренеш
“Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмыннан күренеш
Татарстан прокуратурасы “Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмын экстремистик дип саный. Хәзер хокук сакчылары республикадагы провайдерларга бу фильмга юлны ябуны сораган хатлар әзерли. Якын арада “Мөселманнарның гаепсезлеге” бөтен Русиядә тыелырга мөмкин. Бу турыдагы дәгъва әлегә судта карала. Ватаным Татарстан басмасы шушы мәсьәләгә карата берничә кешенең фикерен белешкән.

Рафаэль Хәкимов, ­Ш.Мә­р­­­­­­җани исемендәге Та­­рих институты директоры, сәя­сәтче:

– Интернетка да, телеви­дениегә дә халыкка ошамаган күп кенә материал чыгарыла. Пәйгамбәрне мыскыл иткән карикатуралар булды. Моны Франция газетасы, безгә тиражны күтәрергә кирәк, дип аңлатты. Әлеге тавыштан соң газетаның бөтен Европага даны чыкты, шуның белән алар тиражны да күтәрәләр. Исламга кагылган сайтлар бар, ваһһабчыларның, “Мөселман кардәшлеге” партиясенең Интернет-сәхифәләре эшли, алар­­­ны берәү дә тикшерми, карамый. Матбугатны без бит күзәтеп торабыз, хакыйкатькә туры килмәгән материал булса, судка бирәбез. Ә Интернетта бу әйбер күзәтелми. Аралашканда үзебезне сү­ге­нү­дән тыябыз. Урамда сү­генә башласак, полиция туктата. Ә Интернетта болар тыелмый. Форумнарда язылганнарны кайвакыт укып та булмый. Күңелсез. Моны карап барырга кирәк. Миңа калса, монда прокуратурага да эш бар.

Галимҗан Гыйлманов, язучы:

– Демократия тарафдарлары ирек, азатлык фәлсәфәсе куерталар. Хәзер Русия күлә­мендә дә шундый фикерләр очрый, һәр кеше үзенең сәнгати фикерен белдерергә, һәр кеше азат булырга тиеш, сәнгать азатлыгы, кино азатлыгы, дип баралар. Азат булу башка кешенең күңелен, аның иманын, хакыйкый тәгъ­лиматын рәнҗетергә хокук бирә дигән сүз түгел. Әлбәттә, тыю соңгы чик инде ул. Башка чаралар эшләми икән, тыю юлы гына кала. Сәнгать ул хөрлек ярата. Әмма кешене рәнҗетүдән, кешенең хисен, фикерен, иманын мыскыл итүдән тыелырга кирәк.

Фәнис Җиһаншаин, Г.Камал театры артисты:

– Көчләү, җәберләү, диннәрне бер-берсенә каршы куя торган тапшыруларны, кеше үтерүгә корылган уеннарны тыярга кирәк дип саныйм. 7-9 яшьлек балалар шундый уеннар уйный. Гомумән, интернетка җибәрелә торган мәгъ­лүматны карап барырга кирәк. Мөхәммәт пәйгамбәр мыскыллап күрсә­телгән фильм буларак, “Мөселманнарның гаеп­сезлеге”н тыюны дөрес дип уй­лыйм. Пәйгамбәрләрнең бер­­сенә дә, Мөхәммәт пәйгамбәргә дә, Муса, Гайсә пәйга­мбәрләргә дә сүз әйтергә ярамый.

Гөлназ Бәдретдин, “Мөс­лимә” журналы журналисты:

– Мин бу фильмны тыярга кирәк дип уйламыйм. Бу, ямьсез булса да, мөселманнарга пиар. Фильм аркасында мө­селманнар берләшә, күтә­релә, урамнарга чыга. 11 сентябрьдә АКШта булган шарт­лаулардан соң бу ил кешеләре арасында ислам белән кызыксынып, исламны кабул итү­че­ләр булды. Фильм турында ишетеп, чыннан да шулай булганмы икән дип кызыксынып, пәйгамбәр тормышы белән танышып, исламны кабул итү­челәр булыр, бәлки. Мин порнография, наркомания, эчкечелекне тарату тыелырга тиеш дип саныйм. Әмма тыю бе­лән проблеманы чишеп булмый.

Гөлфинә Хәйруллина, хосусый оешма хуҗасы:

– Мин әлеге фильмны тыярга кирәк дип саныйм. Чөнки ул үсеп килүче буын күзенә чалынырга, ислам турында белеме булмаган кеше хәте­ренә дин начар яктан кереп калуына сәбәп булырга мөмкин. Аны тыярга кирәк. Башка төр тыюларга килгәндә, ке­шеләрнең бер-берсенә ямь­сез итеп дәшүен тыяр идем. Усал тон белән, ямьсез сүзләр кулланып, тавышны күтәреп дәшүне. Шундый чаклар була, кемдер якын кешесен югалта, авыр сынауларга, чиргә дучар булырга мөмкин.

Хөрмәтле укучылар, ә Сез бу турыда ни уйлыйсыз, исламны мыскыл иткән американ фильмын тыярга кирәк дигән фикер белән килешәсезме? Фикерегезне безнең форумда әйтегез.
XS
SM
MD
LG