Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенза муллаларына iPad өләшкәннәр


Пензаның бердәм мөфтияте имамнар өчен махсус курслар оештырган. Аның кысаларында муллаларга iPad һәм ноутбуклар өләшкәннәр, Казан белән телемост оештырганнар, дип хәбәр итә Татар-ислам сәхифәсе.

Пензадагы бер дини оешмага да карамаган нәзарәтне мөфти Рәүф Зәбиров җитәкли. Аның сүзләренчә, курсларның максаты – имамнарның белемен арттыру, семинарлар уздыру, мөфтиятнең эшчәнлеген тикшерү, сәясәтен билгеләү, киләчәккә планнар кору. Курсларга Неверкино, Пенза, Городищенски, Каменски, Спасски, Шемышейски, Пензенски районнарыннан имамнар җыелган.

Аннары дин әһелләре Казан белән Пенза арасында телеконференция (телемост) уздырган. «Безнең өчен Казан – татарның дини, сәяси, иҗтимагый башкаласы. Казан имамнары белән фикер алыштык, киңәшләштек, проблемалар һәм хезмәттәшлек турында сөйләштек», - ди мөфти Зәбиров. Әлеге телемост үзе бер яңалык булып тора. Дин әһелләре бу прогресслардан артта калырга тиеш түгел, ди ул.
XS
SM
MD
LG