Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер имам читкә китү турында уйлана – Чаллыдан Идрис Галәветдин


Сулдан уңга: Әлфәс Гайфулла, Идрис Галәветдин, Рөстәм Галиуллин. Чаллы, май 2011
Сулдан уңга: Әлфәс Гайфулла, Идрис Галәветдин, Рөстәм Галиуллин. Чаллы, май 2011

1990нчы елларда Чаллыда иң беренче булып төзелгән “Тәүбә” мәчете һәм аның имамы Идрис хәзрәт Галәветдин тирәсендә вазгыятьнең куеруы сизелә. 17 сентябрь көнне үткән түгәрәк өстәлдә шәһәр ФСБ башлыгы бу мәчеттә тәртип урнаштырырга өндәгән иде. Идрис хәзрәт мәчеттә тәртипсезлек булуны кире кага.

Идрис хәзрәт Галәветдин – Чаллы каласының беренче имамы. Бохарада укып кайткан яшь егет шәһәрдә беренче булып төзелә башлаган “Тәүбә” мәчетенең бар эшләрендә башлап йөри. Аннан инде ул шушы мәчетнең имамы итеп билгеләнә.

1990нчы елларда Чаллыдагы татар милли хәрәкәте уздырган чараларның алгы сафында булуы белән дә халыкның исендә калды ул. Шул елларның берсендә оештырылган Хәтер көне чарасына җыелган халык Яңа шәһәрдән Иске шәһәргә кадәр 6-7 чакрым җәяү барды. Иң беренче рәттә тәкъбир әйтеп баручы зур гәүдәле Идрис хәзрәт бик күпләрнең хәтерендә урын алды. Шундый милли чараларда Чаллының башка муллалары катнашмады дияргә мөмкин. Дөрес, Идрис хәзрәт Галәветдин дә соңрак ниндидер сәбәпләр белән татар хәрәкәтендә азрак күренде һәм дин юнәлешенә генә кереп китте.

Менә шушы имамның соңгы елларда мәчетендә, фатирында тентүләр булды. Халык арасында аның гарәп иленә чыгып китүе яки чыгып китәргә җыенуы хакында сүзләр күбәеп тора. Инде 17 сентябрь көнне Чаллы ФСБ башлыгы Сирень Галиәкбәров тарафыннан “Тәүбә мәчетендә һәм аның имамы Галәветдин ягыннан тәртип бозулар күзәтелә”, дип җәмәгатьчелеккә белдергәннән соң, әлеге мәчет имамы тагын халык теленә керде, хәзрәт китәргә җыена икән дигән сүзләр таралды. Органнар белдерүенә, аның чит илгә китү-китмәү турында Идрис хәзрәтнең үзеннән белешергә булдык.

– Идрис хәзрәт, сезнең тарафка төрле гаепләүләр ташлана, исем-фамилиягезне дә торган саен ешрак телгә ала башладылар. “Экстремизмны һәм террорны булдырмау чаралары” түгәрәк өстәле моңа бер мисал. Сезгә карата булган чыгышларны ничек кабул итәсез?

Идрис Галәветдиннең соңгы вакытта чыккан китаплары
Идрис Галәветдиннең соңгы вакытта чыккан китаплары
– Кайбер җыелышлар була икән, файдалы булсын дип тырышам. Әгәр бу җыеннарда илебез, шәһәребез иминлеге турында сүз бара икән, аларны хәерле һәм яхшы дип таныйм. Кешеләрнең кайберләре безнең мәчет турында начар фикердә икән, бу мәчеткә килсеннәр, карасыннар диясе килә. Без гел изгелеккә өндибез, начарлыктан тыябыз. Террорга, экстремизмга каршы көрәшәбез, бу күренешкә, аракы һәм тәмәкегә, зинага каршы китаплар язабыз. Көчтән килгәнчә бар яманлыкны кире кагабыз. Ләкин мәчеттән тыш булган начар гамәлләргә без җаваплы түгел. Бу – мәктәпләрдә, университетларда да шулай. Шуңа без мәчетебездә кеше үтерергә, таларга, машина шартлатырга өйрәткән юк. Ничек инде Аллаһ йортында андый эшләрне эшләп була? Әгәр Аллаһы Тәгалә кешене яраткан икән, ул кеше дөньяда яшәргә лаеклы. Еланны яраткан икән, без аңа тимибез. Чага башласа гына сакланабыз. Без бүрегә дә тотынмыйбыз. Иллә-мәгәр һөҗүм итә башласа гына үзебезне саклар өчен каршы торабыз.

Безнең мәчеттә дә бернинди начарлыкка өйрәтү юк. Бәлки мин югында, кайчандыр булгандыр. Монда минем гаеп юк. Чөнки мин 7 ел укуларда булганда биредә 13 мулла эшләп киткән. Безне дә әтиебез кечкенәдән үк кешегә начарлык эшләргә ярамый дип үстерде. Нигә без начарлык эшләргә тиеш? Карашлар төрле. Берәүләр бер, икенчеләр икенче яктан карый.

– Узган түгәрәк өстәлдә Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга “Тәүбә”дә тәртип салу зарурлыгы хакында да әйтелде. Моны күпләр Идрис хәзрәтне имамлыктан алырга кирәк дип кабул итте...

Идрис Галәветдиннең соңгы вакытта чыккан китаплары
Идрис Галәветдиннең соңгы вакытта чыккан китаплары
– Мин инде узган ел ук, "миңа 50 яшь тулды, йөрәгем авыру, сәбәпләр күп, имамлыктан җибәрегез" дидем. Беренчедән, Илдус Фәиз белән уртак фикергә килә алмауны фаразладым. Чөнки ул бер, мин икенче фикердәрәк шикелле, аның белән уртак фикергә килә алмабыз дип уйладым. Икенчедән, йөрәк авыруым бар. Өченчедән, хәрбиләр 45 яшьтән дә пенсиягә чыгалар. Без дә халык белән эшләдек, нервылар беткән иде. Шуңа мин үзем дә былтыр ук "Тәүбә" мәчете имамын сайлау вакытында китәргә теләгән идем. Ләкин халык мине җибәрмәде. Имамнар да эзләп карадык, таба алмагачтын халык мәчетне имамсыз калдырмау максатыннан 83 тавыш белән мине кабат сайлап куйды. Шулай булгач, мине моннан берничек тә бөтенләйгә китә алмыйм. Әгәр китсәм халык, Аллаһы Тәгалә ни дияр?

Әлбәттә, гыйлем алырга, сәламәтлекне яхшыртырга, 2-3 елгамы, бәлки күбрәккә, бәлки азракка китеп торырга мөмкин. Монда безнең туган илебез, туганнар, авылдашлар, урман-кырларыбыз. Ничек аларны ташлап китеп булсын? Китәргә уйласак та, бөтенләйгә түгел, нигә икәнен алдарак әйттем. Кешеләр арасында безне яратмаганнары да бардыр. Әлфәс хәзрәт (мөхтәсиб) нинди фикердәдер, белмим. Ләкин сирәк-мирәк булса да ишетәбез, безнең урынга кеше эзләп йөргәннәре сизелә. Былтыр мин Каһирәдә булганда Сөләйман хәзрәтне китереп куйганнар. Халык каршы килеп, аларны куалап чыгарган. Аннан тәкъдим ителгән икенче кеше дә бу мәчеттә имамлыктан баш тарткан. Хәзер инде өченчесен, дүртенчесен эзләү турында да ишетәбез.

* * * *

Идрис хәзрәт Галәветдин төрле төбәкләрдә үзенең вәгазьләре, күп китаплар язучы имам буларак та билгеле. Хәзерге көндә нәшриятта аның “Экстремист билгеләре” дигән китабы басылу алдында. Алдагы әңгәмәләрдән күренгәнчә, Идрис хәзрәт чит илгә китү ихтималын яшермәде. Бөтенләйгә китмим бит, туган җирне ташламыйм, ди ул.

19 июль вакыйгаларыннан соң Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысның да үз вазифасыннан һәм дә Казаннан китүе турында хәбәр ителде. Аның кайда икәне әлегәчә билгесез. [-Ред.]

Чаллыдагы "Тәүбә" мәчете
Чаллыдагы "Тәүбә" мәчете
XS
SM
MD
LG