Accessibility links

ФСБ түрәсе: "Чаллыда ТИҮ дигән оешма юк"


ФСБның Чаллыдагы хезмәте җитәкчесе Сирень Галиәкбәров
ФСБның Чаллыдагы хезмәте җитәкчесе Сирень Галиәкбәров

17 сентябрьдә Чаллының хакимият бинасында “Террорчылык җәмгыятькә куркыныч тудыра” исемле чара узды. Аны ФСБның Чаллыдагы хезмәте җитәкчесе Сирень Галиәкбәров алып барды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә дәүләт, җәмәгать, дини һәм студентлар оешмалары җитәкчеләре катнашты. Әлеге чара “түгәрәк өстәл” дип аталса да, күпчелек фикерләр Галиәкбәров әфәнде һәм шушы хезмәттә булган кешеләр тарафыннан әйтелде. Алып баручы сүз башында ук XXI гасырда экстремизм һәм террорчылыкның үсүен билгеләп узды.

ФСБның Чаллыдагы бүлеге хезмәткәре Дамир Шәймәрдәнов та экстремизм һәм террорчылыкка каршы чаралар турында нотык тотты. Аның сүзләренчә, 19 июль вакыйгалары сәләфилек юнәлешендәге террорчыларның традицион кыйммәтләрне юк итү омтылышы. “Тыю ысуллары белән нәтиҗәгә ирешеп булмый. Халык белән эшләү нәтиҗәлерәк булачак”, дигән фикерне әйтте Дамир әфәнде.

Чыгышларда сәләфилекнең яңалыкларга каршы чыгуы, Хизб ут-Тәхрирнең террор оешмасы булуы әйтелде.

Әлфәс Гайфуллин утырышта чыгыш ясый
Әлфәс Гайфуллин утырышта чыгыш ясый
Галиәкбәров Чаллыда иң толерант дип саналган имам, мөхтәсиб Әлфәс Гайфуллинга сүз бирде. Әлфәс хәзрәт мөселман яшьләре өчен көрәш бәйгеләре, Коръән уку ярышлары узуын, мөхтәсибәт тарафыннан дини газет чыгуын сөйләде. Ул шулай ук ислам динен кабул иткән урыс яшьләре арасында экстремизм чалымнары булуын да белдерде. “Бу безнең ислам, ничек бар шулай кабул итәргә, проблемнарны да бергәләп хәл итәргә кирәк”, диде ул.

Чаллы ФСБсы башлыгы сөйләшү барышында 2002-2012 елларда экстремистик юнәлештә 62 җинаять очрагы теркәлүен, шушы чорда 12 утлы корал, 10 граната, 5 кг. шартлаткыч матдә, күп санда патроннар алынуын да бәян итте. Ике имамга экстремистик рухтагы әсбаплар тараткан өчен кисәтүләр ясалуын әйтте.

Сирень әфәнде бу чарада дини юнәлештән милли юнәлешкә дә борылды һәм сүзен башлар алдыннан мондый кереш ясады:

”Хөрмәтле катнашучылар, сез барыгыз да белергә тиеш, биредә “Азатлык” радиосы вәкиле дә катнаша. Мин сүзләремне турыдан-туры әйтәм. 2004 елда ТИҮ бүлеге дип аталган нәрсә мәхкәмә карары белән тыелды. Әгәр кем дә булса үзен ТИҮ әгъзасы итеп хис итә икән, әйтәм: андый оешма юк. Бары Кашапов төркеме генә бар. 2009-2012 елларда ул милләтара низаг тудыруда гаепләнеп хөкем ителде.

Тагын Бәйрәмова бар. Төркия, Германия, АКШ ярдәме белән экстремистик материаллар таратуы белән ул сезгә билгеле. Милли Мәҗлес сессиясендә дөнья җәмәгатьчелегенә Татарстанның Русия составыннан чыгып, республика бәйсезлеге турында мөрәҗәгать әзерләнә. Шунда ук АКШ ватандашы Мирзаянов катнашы белән хөкүмәт төзү турында да сүз бара. Ә Мирзаянов әлегә кадәр АКШ департаментында Татарстандагы сепарат милләтчелекне алга сөрә. Күпләр әле бу хакта белми”, диде Галиәкбәров.

“Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Шәйхетдинов та җинаять билгеләре буенча җәза алды. Әһлиуллин урыс телен укытуга каршылык күрсәткән өчен хөкем ителде. Мисаллар күп”, дип өстәде ФСБ полковнигы.

Православ диненең Чаллыдагы атакае Андрей Дубровин, “Шунысы яхшы, без бүген христиан экстремизмы һәм терроризмы хакында ишетмәдек”, дигән куанычлы сүзләрен дә җиткерде һәм җыелганнарга чиркәүдәге сыман вәгазен укыды.

“Түгәрәк өстәл”не алып баручы тарафыннан хиҗап ябынып йөрүчеләрнең күбәя баруы, җүнле-башлы татарча, урысча укый белмәүчеләрнең мәдрәсә ачарга тырышулары, Чаллының “Тәүбә” мәчетендә тәртип бозулар булуы ассызыкланды.

Соңгы тугыз айда Чаллыда чит илләрдән тугыз мең кешенең килеп яши башлавы ачыкланган. Шуларның биш меңнән артыгы теркәлү узмаган, алар Урта Азия якларыннан килгән.
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар

Шушы чарадан соң без Сирень Галиәкбәров, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин һәм җәмәгать эшлеклесе Камил Нотфуллин фикерләрен белештек.

Сирень Галиәкбәров: “Бар дәүләт органнары, җитәкчеләре исеменнән әйтәм, бүген ФСБ, МВД, прокуратура барысын да эшләячәк һәм Чаллыда терроризм куркынычы булмаячак” диде.

Сирень әфәндегә мондый сорау да бирдек: "19 июльдән соң күп кеше кулга алынды, нәтиҗәсе булдымы?" Әлеге сорауны ул җавапсыз калдырды.

Камил Нотфуллин: “Террорчылык алымнары белән дини, җәмгыяви оешмалар, шәһәр шурасы депутатларыннан башлап дәүләт думасы депутатларына кадәр эшчәнлек алып барырга тиешләр. Уяу булуның зыяны булмас” диде.

Әлфәс Гайфуллин: “Террор куркынычы бар. Моңарчы бу күренешкә беркадәр күз йомып килдек. Инде эш бара. Менә бүгенге кебек күмәк чаралар күбрәк кирәк. Мин чыгышымда да әйттем, бу – имамнар эше генә түгел, җәмәгатьчелек эше” дигән фикерен әйтте.
XS
SM
MD
LG