Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорниядә "Мөселманнарның сафлыгы" авторы кулга алынды [видео]


Калифорниядә "Мөселманнарның сафлыгы" авторы кулга алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

Калифорниядә "Мөселманнарның сафлыгы" авторы кулга алынды

Пәнҗешәмбедә Калифорниядә исламны мәсхәрәләүче «Мөселманнарның сафлыгы» фильмы авторы Накула Бассели Накула кулга алынды.

Накула элегрәк банк караклыгы эше буенча хөкем ителгән булган һәм 2011 елда шартлы рәвештә иреккә чыгарылган. Тиешле вакыт эчендә аңа рөхсәтсез интернет белән куллану тыелган булган.

Хәзер мәхкәмә аның фильмны төшергән вакытта иреккә чыгарылу шартын бозу-бозмавын тикшерә.

Накула чыгышы белән мисырлы кыптый. Лос-Анджелес хөкемдары аны ялганчы дип атап, мәхкәмәдән качырга мөмкин, диде.

«Мөселманнарның сафлыгы» фильмында уйнаган актерлар да Накулага дәгъва белдерә. Аларның сүзләренчә, автор актерларны “Чүл гаскәре” дип аталган фильмда уйнарга чакырган, анда ислам дине һәм Мөхәммәд пәйгамбәр берничек тә искә алынмаган. Соңыннан фильмга мөселманнарны мәсхәрәләүче сәхнәләр кертеп үзгәрткәннәр.
XS
SM
MD
LG