Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үзенең халык артисты Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште


Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан халык артисты Хәлил Мәхмүтов белән хушлашу кичәсе узды. Анда күренекле татар зыялылары, иҗат һәм мәдәният әһелләре катнашты.

Татарстан президенты, Дәүләт шурасы һәм хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу һәм бәхилләшү сүзе белән Татарстан парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова чыкты.

Кичә иртәнге 5тә фани дөньядан бакыйга киткән Хәлил Зәки улы Мәхмүтов җәсәде бүген Казанның татар зиратына җирләнде.
XS
SM
MD
LG