Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot мәхкәмәсе күчерелде: кызларның берсе адвокаттан баш тартты


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Pussy Riot хөкеменә шикаятьне карауны киләсе атнага күчерде. Элегрәк адвокатлар Хамов мәхкәмәсе чыгарган карар белән килешмичә шикаять белдергәннәр иде.

Карауны күчерү панк төркемнең бер әгъзасы Екатерина Самуцевичнең адвокат хезмәтеннән баш тартуы белән бәйле. Мәхкәмә хөкем ителүченең теләген исәпкә алды һәм хуплады. Киләсе утырыш 10 октябрьдә узачак.

Pussy Riot-ның калган ике әгъзасы мондый теләк белдермәде.

Төркемне яклаучы адвокатлар моны Екатерина Самуцевичка басым ясалуы белән бәйле булырга мөмкин, ди.

Элегрәк Русия православ чиркәве кызларны рәсми рәвештә тәүбә итәргә чакырган иде. Кызлар тәүбә итүдән баш тарттылар.
XS
SM
MD
LG