Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски яшьләре быел Чәк-чәк бәйрәмен яңача оештырган


"Чәк-чәк бәйрәме"ннән соң
"Чәк-чәк бәйрәме"ннән соң

Узган ял көнне Омскидагы “Ялкын” оешмасы яшьләре Чәк-чәк бәйрәме оештырды. Казанда татар яшьләре форумында булып кайткан яшьләр быелгы бәйрәмне яңача оештырган, башка елларга караганда быел яшьләр күберәк килгән.

Омски татар яшьләрен бу көннәргә кадәр асылда милли мәдәнияткә тартылу, үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрү берләштерде. 1989 елдан бирле шәһәрдә эшләп килүче "Умырзая" ансамблендә һәрдаим өч буын вәкилләре шөгыльләнә һәм кагыйдә буларак, аларның шактый өлешен яшьләр тәшкил итә.

Ансамбльдә шөгыльләнүче яшьләрнең бер өлеше шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Өмет” балалар студиясе аркылы килсә, икенчеләре концертлардан, төрле мәдәни чаралардан соң килеп кушыла.

Яшьләр саны коллективта аеруча соңгы елларда артты. Хәзерге вакытта "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбленә йөрүчеләрнең яртысыннан артыгын яшьләр тәшкил итә.

Берничә ел элек "Умырзая" ансамбленә йөрүче яшьләр “Ялкын” дигән оешма төзедек дип белдергәннәр иде, әмма мохтарият оештырган чараларда катнашсалар да, кайбер чараларны үзләре оештырсалар да, оешмаларының исемен яңгыратмадылар.

Быел “Ялкын” оешмасы ялкынланып эшли башлады дисәк тә, ялгыш булмас. Узган ел ахырында оешманың җитәкчесе булып Омски педагогия университеты талибәсе Наилә Абдуллина сайланган иде. Бу сәләтле яшь кыз "Умырзая" ансамбле яшьләрен генә түгел, башкаларны да “Ялкын” оешмасына җәлеп итә алды.

Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашып кайтканнан соң яшьләр аеруча активлашып китте.

Узган ял көнне алар Омскида 2008 елдан бирле үткәрелеп килә торган "Чәк-чәк бәйрәме"н оештырдылар. Наилә Абдуллина ярдәмчесе Равил Хөсәенов белән бергәләп чараның алып баручылары булдылар.


Әйтергә кирәк, башка елларга караганда быел яшьләр күберәк килде. Бәйрәм турында алар интернет аша белдек диләр. Тамаша кылырга килүчеләр арасында өлкәнрәкләр дә шактый гына иде, күпчелеге уеннарда, бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Мәсәлән, урта яшьләрдәге Миргазиян Гәбдрәшитов татар телендә газета уку бәйгесендә ике яшь егет белән ярышты.

Бәйгенең шарты буенча газета укучылар аңлаешлы, ишетелерлек итеп барысы берьюлы кычкырып укырга тиешләр иде. Яшьләр – Айрат белән Илдус Миргазиян әфәндедән әллә ни калышмадылар.

Наиләдән бәйрәмгә ничек әзерләнүләре турында сораштык. "Чараны быел бөтенләй башкача үткәрергә карар кылдык, “Чәк-чәк бәйрәме – яңа формат” дип атарга уйладык, чөнки концерт номерларын, "Умырзая" ансамбле чыгышын кертмәдек, татар юнәлешендә бәйгеләр оештырдык", дип Наилә сүзен башлады.

"Без һәр атна берничә тапкыр җыелдык, башта чын татар чәе эчтек, аннан соң өстәл артында бәйрәмне ничек үткәрү, нинди уеннар оештыру турында сөйләштек, яшьләр барысы да бик теләп ярдәм иттеләр, үзара аңлашып, уртак фикергә килеп эш иттек", ди Наилә.

"Тамашачыларны, ансамбльгә йөрергә теләкләре булган яшьләрне, җырлый, бии белмәгәннәрен, әмма татар мохитендә яшәргә омтылучыларны кызыксындырырлык програм төзергә тырыштык. Без татарча өйрәнә башлаячакбыз, инде укытучы да таптык, ул - Үләнкүл мәктәбен тәмамлаган Гүзәл Мөхәмәтшина", ди Наилә. Яшьләргә уңышлар теләргә генә кала.

Бәйрәмне яшьләр "Татарлар килә" җыры белән тәмамлады. Казаннан алып кайткан язмаларына алар үзләре дә кушылды.
XS
SM
MD
LG