Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Фәрит Мортазин Pussy Riot кызын яклаячак


“Агора” хокук яклау оешмасы хокукчылары Фәрит Мортазин һәм элек мәхкәмәдә Михаил Ходорковскийны яклаган Ирина Хрунова Pussy Riot панк-төркеме әгъзасы Екатерина Самуцевичның яңа адвокатлары булачак.

Бу хакта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә хәбәр иттеләр. Хокукчыларга Самуцевичны яклар өчен ордер бирелгән.

Элегрәк Екатерина Самуцевич адвокат Виолетта Волкова хезмәтеннән баш тарткан иде. Мәхкәмә хөкем ителүченең теләген исәпкә алды һәм хуплады. Киләсе утырыш 10 октябрьдә узачак. Pussy Riot-ның калган ике әгъзасы мондый теләк белдермәде.

Төркемне яклаучы адвокатлар моны Екатерина Самуцевичка басым ясалуы белән бәйле булырга мөмкин, ди.
XS
SM
MD
LG