Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф: Кемнәр килеп, кемнәр китмәгән


Яңа министрны тәкъдим итү. Сулдан уңга: Энгел Фәттахов, Илдар Халиков, Юрий Камалтынов, Альберт Гыйлметдинов. Казан, 1 октябрь 2012
Яңа министрны тәкъдим итү. Сулдан уңга: Энгел Фәттахов, Илдар Халиков, Юрий Камалтынов, Альберт Гыйлметдинов. Казан, 1 октябрь 2012

Мәгариф – иң ачык һәм шул ук вакытта иң ябык өлкәләрнең берсе. Ачык – чөнки мәгариф турында һәркемнең диярлек үз фикере бар, аның нәтиҗәләре безнең күз алдында. Ябык – чөнки:
  1. Бүген мәктәпкә үтеп керү мөмкин түгел диярлек хәл, уку йортларының эченә үтеп керү төрмәгә керү белән бер;
  2. Мәктәптә укучы балаларның ата-аналары уку йорты, укытучылар, директор турында ләм-мим – һәркем артыгын әйтеп ташлап, балаларына зыян китерүдән курка;
  3. Укытучылардан мәгариф системасы яки мәктәптән тыш “чаралары” (мәсәлән, сайлаулардагы агитация алып бару) турындагы мәгълүматлар алу мөмкин түгел диярлек хәл.
“Республиканың иң еш алышына торган министры” конкурсы уздырылса, һичшиксез, анда мәгариф һәм фән министрлыгы җиңүчеләр сафында булыр иде. Соңгы ун елда гына да бу урында дүрт министр алышынды. Чагыштыру өчен – иң тотрыксыз министрлык саналган финанс министрлыгында шул вакыт эчендә нибары ике министр алышынды. Менә безнең соңгы ун елдагы министрлар:
  1. Татар, рус телләре, физкультура укытучысы Фарис Харисов;
  2. Физик-математик Рәис Шәйхелисламов;
  3. Рус теле укытучысы Наил Вәлиев;
  4. Галим, физик Альберт Гыйлметдинов.
Укытучының эшен кәгазь боткасына әйләндереп бетергән укытучы министрлардан соң галимнең килүен укытучылар зур өметләр белән кабул иткән иде. 90 нчы елларда министр булып эшләгән Васил Гайфуллинны сагынып искә төшерәләр, ул вакытта кәгазь тутыртып утырмыйлар иде, белем таләп итәләр иде...

Казан Сингапур түгел бугай

Инновацияләр турында күп сөйләнгән, Сингапурны йөгереп куып җитеп, тузанга батырып артта калдырырга теләгән Татарстан җитәкчелеге дә галим Альберт Гыйлметдиновтан зурны өмет иткән булса кирәк. Яңалыкка омтылган республика өчен галим министр кирәк. Кызганыч, Казан Һинд океаны кырыендарак урнашып, Сингапур кебегрәк шәһәр булса, бәлки, Гыйлметдинов алтын кебек министр булыр иде дә бит. Бездә салкын кышлар бар шул, Казан да Сингапурдан бераз гына үзгәрәк шәһәр.

Альберт Гыйлметдиновның министрлыгы ни белән истә калды?

Укытучылар көткән кәгазь боткасыннан арыну килмәде, билгеле. Киресенчә, язу-сызу эше артты гына –укытучыларга башта зурдан кубып ноутбуклар өләштеләр, аннары ул ноутбукларның Троя аты булуы ачыкланды. Электрон көндәлек алып барырга кирәк икән бит! Билгене журналга да, көндәлеккә дә, электрон көндәлеккә дә куясы. Өй эшен дә шулай ук электрон көндәлеккә язып барасы. Укытыргамы, документация алып барыргамы дәрестә?

Альберт Гыйлметдинов
Альберт Гыйлметдинов
Шундый укытучылар бар – үзе белә, аңлата белми. Министр Альберт Гыйлметдинов та шундый фикер калдыра иде. Район мәгариф башлыклары “министр безне танымый да” дип зарланалар иде. “Баскычтан менеп бара идем, исәнләштем, танымады да, аның районнардагы төп вәкилләре без бит инде, безнең саныбыз 50гә җитми, безне танымаган министрдан ни көтәргә?” – дип зарланган иде Казан тирәсендәге бер район мәгариф башлыгы.

Гыйлметдиновның эшчәнлеген ачып сала торган тагын бер вакыйга. Министр кызып-кызып Сингапурдагы мәгариф системасын чираттагы тапкыр мактаган чагында бер район мәгариф бүлеге башлыгы:

– Альберт Харисович, безнең мәктәпләрне ягып җылыту сезонына тапшырасыбыз бар, ә сез безгә Сингапур турында сөйлисез, – дип, аягыннан сөйрәп, җиргә төшермәкче дә булган иде. Һинд океаны күкләрендә очып йөргән министр аңламады да бугай аны.

Шуышырга туганны башта аякта йөртергә өйрәтергә кирәк, очарга түгел... Мәсәлән, Кайбыч мәгариф бүлеге башлыгының дистәләгән мәктәпне ягып җылыту сезонына әзерлисе бар, кырыкмаса кырык эше кырылып ята, ә монда аңа Сингапур турында сөйлиләр. Сингапур кайда да, Кайбыч,Тәтеш, Аксубай кайда? Нинди Сингапур ди ул монда, мәктәпнең түбәсеннән су ага, янгын сүндерүчеләр ике мәктәпкә штраф салып киттеләр, баш санитар табиб ашханәләргә теш кайрый, полиция ике кияве белән баҗаен ялган документлар белән кочегар итеп эшкә урнаштырган өчен бер мәктәп директорына эш ачарга йөри, хезмәт инспекциясе бер укытучыны эштән куган өчен бөтен мәктәпләрне тикшерә. Районга кайткач, сайлауларда кирәкле кандидат өчен 99% түгел, нибары 93% кына тавыш җыйган өчен район хуҗасыннан әрләнәсе бар, аннары кайткач, малларның асларын җыештырасы, сыерга фураж да юнәлтәсе булыр... Казанда эшләрне тизрәк бетерәсе иде... дип утыра мәгариф бүлеге башлыгы, ә монда – Сингапурның мәгариф системасы! Яхшыга өметләнергә кирәк билгеле, ләкин республикадагы бөтен мәктәпләрне Казанның “киләчәк мәктәбе” кебек кәттә түгеллеген белергә тиеш бит министр кеше.

“Уптымизация”

Альберт Гыйлметдиновның эшчәнлеге шулай ук “оптимизация”ләр белән истә калды. Авыл мәктәбендәге класста – 14, шәһәрдәгесендә 25 укучыга тулмаса, мәктәп “комплектка тулмаган” санала, комплектка тулмаган икән, аны шартлатып ябып куеп, укучыларын күрше мәктәпкә йөртеп укыта башлыйлар. Мәктәп ишегендә ат башы кадәр йозак, ә ул ябылмаган. “Мәктәп ябылмады, оптимизацияләнде”, – дигән канатлы гыйбарәләрне еш ишетергә туры килде район түрәләреннән. Оптимизация дигәннәре уптым илаһи мәктәпне ябу кампаниясенә әйләнде. Бу “оптимизация”ләрдән министр үзен һәрвакыт читтә күрде – “мәктәпләрне район яба, без түгел” ди иде Альберт Гыйлметдинов. Ничәмә ничә мәктәп ябылып, аның бер генә уку йортын ябуга каршы чыкканы булмады. “Югары уку йортлары Мәскәү карамагында, мәктәпләр район карамагында икән, министрлык нигә кирәк”, – дигән риторик сорауларны да ишетергә туры килгәли иде. Бу ябылган татар мәктәпләренең башлыча татар мәктәпләре булуын билгеләп үтәргә кирәк – бу факт та Гыйлметдиновка плюслар өстәми.

Альберт Гыйлметдиновның эшчәнлеге министрлыкның “Рус мәдәнияте оешмасы” – ОРК белән барган көрәше белән дә истә калыр. Бу ызгышлар сукыр белән чукракның сөйләшүе кебегрәк иде – һәр ике як бер-берсен аңламый. ОРК Татарстан мәктәпләрендә руслар ул кадәр күп татар телен укырга тиеш түгел ди, министр мәктәпләрдә татар теле һәм рус телләре дәресләре тигез санда укытыла, ди. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк – министр Гыйлметдинов бу бәхәстә үзен принципиаль һәм нык холыклы итеп күрсәтте.

Альберт Гыйлметдинов башта булган позициясеннән кире кайтмады. Ул министр булган вакытта мәктәпләрдә татар теле дәресләре саны кимемәде. Күпме генә басым булса да, татар телен өйрәнү һәркемнең шәхси эше дип, мәҗбүрилекне дә бетермәде. Үз тарафына төрле сүзләр, шул исәптән мыскыллаулар ишетсә дә, министр бер генә тапкыр да чыгырыннан чыгып, дуамалланып, акылсыз сүзләр әйтеп ташламады. Шулай ук вәгъдәсен дә үтәмәде – министр татар теле өйрәтүнең яңа методикасын кертүне вәгъдә иткән иде. Кайда ул методика? Татар телен һаман да Тукай шигырьләрен тәрҗемә итеп өйрәнәләр мәктәпләрдә.

Яңа министр ни күрсәтер?

Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттаховның Татарстанның беренче президенты туган ягында 14 ел буе башлык булып торуы үзе бер күрсәткеч. “Президент районы булгач, бай булган Актаныш районында башлык булу җиңелдер” дип сөйләнүчеләр була калса, килешмим – булдыксыз кешене кем-кем, ә Миңтимер Шәймиев ничә еллар буе үз туган ягында башлык итеп тотмас иде. Энгел Фәттахов үз районын “инвесторлар” дигән афәттән дә йолкып кала алды – нәтиҗәдә Актанышта һәртөрле “Вамин-аминнар” юк, хуҗалыклар үз көенә эшләп яталар. Аны якыннан белүчеләр килешер – ул беркайчан да мин түрә дип күкрәк киермәде, гади була белде. Таләпчән кеше, әйткәне – канун, кушылганны эшләмәгән түрәләр белән озак сөйләшеп тормый. Район турында булган тәнкыйди материалларга да бармак аша карамавын да әйтеп үтәргә кирәк. Актаныш районыннан зар-жалулар башка районнарга караганда бик күпкә сирәгрәк килә.

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов
Энгел Фәттаховның район мәктәпләрен һәм фельдшер-акушер пунктларын оптимизацияләмичә саклап калуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Актаныш халкы әле бәлки бу күренешне бәяләп тә бетермидер, ләкин, мәсәлән, унышар авылга бер мәктәп калган районнар Энгел Фәттахов кебек башлыкны ничек кенә яратып кабул итәрләр иде! “Акча юк” дигән сылтау белән дистәләгән укучы булган мәктәпләрне ябып, хәтта беренче сыйныф укучыларын күрше авылларга укырга җибәргән районнар бихисап чакта, Актаныш районында хәтта бер укучылы мәктәпне дә саклап калдылар. Башка районнарда башта мәктәпләрне ремонтламыйча тузган хәлгә китереп, аннары “тузган мәктәпне тотып булмый, авария куркынычы бар” дигән сылтау белән мәктәпләрне япканда Актаныш районында системалы рәвештә мәктәпләрне яңарту эше алып барылды. Энгел Фәттахов “районда шул мәктәпләрне тотарлык акча да тапмасак, эшләп торасы да юк” дигән фикер әйткәне бар – ул сүзне башка район башлыкларыннан ишеткән юк.

Актаныш шулай ук беренче һәм бердәнбер чын татар гимназиясе белән дә танылды. Чын татар Балтачы тырыша-тырыша татар мәктәпләрен русча укытуга күчергән заманда район башлыгы чын татар гимназиясен ачудан курыкмады һәм бүгенге көндә ул уңышлы гына эшләп килә. “Без – Тукайлы халык” дип шапырынган Арчада татар мәктәбе исемгә бар, санга юк, “татар әдәби теле бездә формалашкан” дип мактанып, күркәм генә русчага күчеп баралар. Ә Актаныш чын татар мохите сакланып калган район. Мондагы район советы сессияләре вата-җимерә “билики магучи”да түгел, чын татар телендә бара.

Энгел Фәттахов белеме буенча авыл хуҗалыгы белгече булу сәбәпле, мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүе хакында мәгълүмат пәйда булуга, шушыңа бәйле иронияләр китте һәм алар алга таба да булачак. Әмма шунысын исәпкә алырга кирәк – яхшы табиб ул яхшы баш табиб дигән сүз түгел. Яхшы укытучы – ул яхшы мәктәп директоры дигән сүз түгел. Министр ул сәяси вазифа, аның эше гомуми юнәлешне билгеләү, мәгариф эшен тиешенчә дәрәҗәдә алып барырга сәләтле урынбасарларны табу, алга куелган бурычларны үтәүгә ирешү. Аннары Энгел Фәттәховның укытучы ролен дә сынаганы бар – ул шул ук авыл хуҗалыгы институтында белем биргән кеше. Министр урынында яхшы укытучыларны да, яхшы галимнәрне дә күрдек. Мәгарифнең күп тармаклы икәнен аңлап, фәнне үстерү кирәклеген дә, мәктәпләр барлыгын да, ул мәктәпләрне “акча җыю” басып алганын да, татар телен укытуда гаять зур проблемалар барлыгын да аңлап, бөртекләп эшли алучы министрны гына күрмәдек. Энгел Фәттаховка өметләр зур. Бүгенге замандагы вәзгыятьтән чыгып, өметләрне чынга ашыру өчен киртәләр дә бик зур икәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Мәгариф системасын кемнәр генә кайсы якка гына йолыккаламый, нинди генә экспериментлар үткәрелми мәктәпләрдә! Әгәр инде Татарстан мәгариф системасында Актаныштагы кебек тәртип урнаштыра алса, бу гомумән мәгариф системасы өчен дә, татар мәгарифе өчен дә зур казаныш булыр иде.

Ә татар журналистлары өчен тагын бер куаныч – Марат Әхмәтовтан тыш чын татар телендә интервью бирә алучы тагын бер министрыбыз булды.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG