Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тагын бер зыялылар клубы – рус телле татарлар өчен


Волков-Йосыповлар сарае
Волков-Йосыповлар сарае

Мәскәүдә ноябрь башында Волков-Йосыповлар сараена татар мәдәниятен үз итүче рус телле зыялылар җыелачак. «TAT Project» милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе Стелла Брундукова үзләре оештырган чараның моңа кадәр Мәскәүдә эшләп килгән зыялылар клубына көндәш булмаячагын әйтә.

Мәскәү татар чараларына кытлык кичерми. Төрле кичәләр, концертлар, очрашулар, яшьләрнең дискотекалары даими үтеп тора. Брундукова, Волков-Йосыповлар сараенда булачак очрашуны моңа кадәр үткәрелгәннәрдән һәм инде традициягә кергәннәреннән дә аерылып торачак, дип белдерә.

"Моңа кадәр эшләп килгән зыялылар клубы шигърият һәм театр юнәлешендәрәк. Без исә башка якка игътибар итәсебез килә. Бу кичәдә катнашучылар артистлар белән якыннан аралаша алачак. Татар һәм рус мәдәнияте гасырлар дәвамында бер-берсе белән үрелеп барганга, без татар мәдәниятен генә түгел, ә кайбер рус номерларын да күрсәтәчәкбез", диде Брундукова.

Аның сүзләренчә, Мәскәүдә татарлар өчен бик күп чаралар үткәрелсә дә, бизнес элита, хөкүмәт оешмаларында эшләүчеләр читтә кала. Шулай ук нәселендә татарлар булганлыктан, үзләрендә татар рухы сизеп аңа тартылучылар гел татарча гына оештырылган чараларны да үз итеп бетерми. Бу кичәнең Татарстанда туып-үсеп татар мәдәниятен үз иткән руслар өчен дә оештырылуын әйтте ул. Куәт структураларында эшләүче генералларның, Русия сәясәтчеләренең дә чакырылганлыгын белдерде.

"Зыялылар клубының кыйбласы бер - татарлык"

Мәскәүдә 20 еллап эшләп килгән татар зыялылары клубы җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, журналист Нәзифә Кәримова мондый чараларның инде моңа кадәр дә оештырылганлыгын, яңалык булмавын әйтә.

“Аның кайберләрен кеше белә, кайберләре яшерен үтә. Мәскәүдәге зыялылар клубы 20 ел дәвамында эшли, ул рәсми теркәлгән һәм үз әгъзалары бар. Башкалардан аермалы буларак аның кыйбласы бер генә – ул бары тик татар телендә генә үткәрелә, татар шигъриятен, музыкасын, театрын, әдәбиятын пропагандалый. Бу чарага килгәндә, аның беренчесе үк дәвамлы булу-булмавын күрсәтәчәк”, диде зыялылар клубы җитәкчесе Нәзифә Кәримова.

Әле моңа кадәр Волков-Йосыповлар сараенда бер генә тапкыр да татар чаралары үткәрелмәгән. Әлеге сарайның директоры Рөстәм Ямалетдинов бу чараны үткәрү идеясен хуплаган. Сарайда махсус концерт залы да, аш бүлмәсе дә юк. Иң зуры – Таҗ кидерү залы дип атала. Брундукова сүзләренчә, чара әнә шунда үтәчәк. Ризыклар читтән әзерләп китереләчәк. Милли ашлардан Брундукова казылык, катлама, чәк-чәк һәм зур бәлеш тә булачагын әйтә.

Петербурда рус телле зыялылар өчен бер чара үтте инде

«TAT Project» Петербурда татар зыялыларын җыеп бер чара үткәрде инде. Петербурда төрле татар оешмалары эшләп килә. Алар кулларыннан килгән кадәр шәһәрдәге татар хәрәкәтенә өлеш кертергә тырыша. Брундукова башта зыялылар җыенын оештыру идеясе белән аларга да чыккан булган, әмма бер-ике очрашудан соң арасын өзгән.

"Анда татар оешмалары арасында бердәмлек юк. Мин бер оешмага барган идем. Алар: "Әгәр сез тегеләргә бармасагыз, без сезгә булыша алабыз," дип әйтте. Икенчеләре исә: "Сез аларда булдыгызмени инде, алай булса, без сезгә булышмаячакбыз", диде. Бу бит бик түбән дәрәҗәдә фикер йөртү һәм бик ямьсез күренеш. Нәтиҗәдә, безнең бүгенге чорга туры килми торган бу аңлашылмаучанлыкта катнашмаучы кешеләр дә табылды. Алар үзләренең элемтәләре һәм танышлары белән ярдәм итте", ди Брундукова.

Петербурда ул бу чарага кеше җыюның кыен булмаганлыгын әйтә. Чарага бизнес белән шөгыльләнүчеләр, аерым алганда "Татнефть" ширкәте вәкилләре дә килгән.

Брундукова сүзләренчә, Мәскәү белән Петербур бәяләрен чагыштырып булмый. Мәскәүдә тормыш күпкә кыйбатрак һәм кешеләр дә акчалырак. Петербурда мондый чара беренче тапкыр үткәнгә, алар керү билетын 2,5 мең сумга саткан. Мәскәүдә исә бәяләр 15 мең сум торачак. Билгеле шәхесләр: теннисчылар Марат һәм Динара Сафиннар, җырчы Алсу ире Ян белән, боксчы Николай Валуев кунак буларак чакырылган. Брундукова Валуевның бабасы татар булганын һәм хәзер аның татар мәдәниятенә якынаерга теләвен әйтә. Шулай да Брундукова аларның, вакытлары тар булганга, бу кичәгә килүләренә шик тә белдерде.

Петербурдагы очрашу иң кыйммәтле һәм югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә торган рестораннарның берсендә үткән. Мәскәүдән танылган җырчы Наилә Фатехова һәм "Татар хатыны" дигән җыр белән танылган Әлфия Шәрипова килеп чыгыш ясаган. Бу чараны татар һәм рус телләрендә алып барганнар.

Мәскәүдәге чарада да әлеге җырчылар һәм Сөмбел Билалова, "Дүрт татар" такымы егетләре, Марат Бәшәров халыкның күңелен ачачак, ди Брундукова.

Ул Петербурдагы чарадан соң, үзен Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә чакырып, мондый очрашуны Русия башкаласында да үткәрергә кирәк дип тәкъдим итүләрен әйтә.

Интернетта таратылган мәгълүматка күрә, бу чараны «TAT Project» Татарстанның Русиядәге илчелеге белән бергә үткәрүе хәбәр ителә. Илчелектән "без мәгълүмати яктан гына ярдәм итәбез, башка эшләрендә катнашмыйбыз" дип белдерделәр.
XS
SM
MD
LG