Accessibility links

ТӨРКСОЙ вәкилчелеге Кытайга сәфәр кылды


Халыкара төрки мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙ вәкилләре рәсми сәфәр белән Кытайга килде. Төркемдә ТӨРКСОЙдагы Башкортстанның тулы вәкаләтле вәкиле Әхәт Салихов та бар иде.

Кытай башкаласы Пекинда оешма башлыгы Дүсән Касәинов җитәкләгән вәкилчелек илнең мәдәният министры Цай У белән очрашты. Өремче шәһәрендә кунакларны Синҗан-Уйгыр автоном районы мәдәният департаменты башлыгы Габделгазиз Габдеррәхим кабул итте. ТӨРКСОЙ вәкилләре шулай ук автономиянең галимнәре белән очрашты, җирле уйгырларның тормышы, мәдәнияте белән танышты.

Ике як Кытайның төрки халыклары турында китап һәм документаль фильм сериясе әзерләү турында килеште, дип хәбәр итә ТӨРКСОЙ матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG